news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәйрәмгә яшелчәләрне дөрес турамый»: Татарстанда 13 яшьлек балага анасы пычак кадаган

news_top

Әгерҗе районында суд 48 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Аны «Бала сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу»да гаепле дип таптылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

2024 елның 31 декабрендә хатын-кыз үзенең 13 яшьлек тәрбиягә алган улына яңа ел табынына яшелчәләрне дөрес турамаган өчен пычак белән кадый. Пычак малайның күкрәк читлегенә туры килә – аның үпкәсенә зыян килә.

Суд хатын-кызга сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар