news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәйрәмгә һава торышы: иртәгә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

news_top
Бәйрәмгә һава торышы: иртәгә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанга көчле җил һәм буран килү турында кисәтте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

8 мартта төнлә һәм көндез республикада секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Шулай ук, күрү мөмкинлеге 0,5 километрга кадәр начарая.

Мондый һава торышы шартларында юлларда сак булырга, юл аркылы җәяүлеләр кичүләре аша гына чыгарга киңәш ителә. Ведомствода балаларны караусыз калдырмаска һәм ярдәм кирәк булган кешеләргә булышырга чакырдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар