«Бәйрәм урынына – җеназа»: Янгында гаиләсе һәлак булган 11 яшьлек кыз ятим калган
Самара өлкәсендә коточкыч фаҗига була. 30 августка каршы төндә бер бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, тулы бер гаилә: әти-әнисе һәм 5 яшьлек уллары һәлак була. Ул ялларда 11 яшьлек кызлары әти-әнисе белән дачага бармаган һәм әбисе белән калган була. Хәзер ул ятим.
«Комсомольская правда» сайты язганча, экстрен хезмәтләргә янгын турында хәбәр 1 сәгать 21 минутта килә. Янгын сүндерүчеләр шундук фаҗига урынына кузгала, тик, алар килгәндә, йорт дөрләп янган була инде. Урында барлыгы 22 кеше һәм 6 техника эшли.
Бу гадәти дача йорты булса да, ут белән көрәшү бик авыр була һәм озакка сузыла. Аны сүндерү өчен 6 сәгать вакыт кирәк булган. Бары тик иртәнге 8дә генә янгын сүндерүчеләр утны сүндерү турында хәбәр итә. Соңрак хәрабәләр арасында 3 кеше мәете табыла, аларның берсе бала була. Гаиләнең исән калу шансы булмаган диярлек. Күрәсең, янгын чыккан вакытта алар йоклаган булган.
Һәлак булган ир белән хатын – Алексей һәм Ольга. Ир-атка – 43, ә хатынына 37 яшь булган. Ул вакытта алар белән дачага 11 яшьлек кызлары бармый, ул 1 сентябрь линейкасы алдыннан өендә кала. Кыз башлангыч сыйныфларны уңышлы тәмамлап, быел 5 нче сыйныфка күчкән.
«Бәйрәм, бантиклар һәм чәчәкләр урынына балага әти-әнисен һәм энесен җирләргә туры килә. Бу ачы хәсрәт һәм җирләүне оештыру буенча бөтен мәшәкать әбисе җилкәсенә төшкән. Якыннары һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә бу хәлдән тетрәнгән һәм финанс ярдәме тәкъдим иткән, акча җыю оештырган. Кызның әбисе кайгыдан тәмам бетерешкән», – дип сөйләгән гаиләнең якыннары Самара журналистларына.
Гаилә чын мәгънәсендә бәхетле гаилә булган. Алексей һәм Ольга буш вакытларында еш сәяхәт иткән, дуслары күп булган һәм балалары өчен бәйрәмнәр оештырган. Һәлак булган 5 яшьлек уллары да, исән калган 11 яшьлек кызлары да әти-әнисенең игътибарында коенып яшәгән.
Танышлары сүзләренчә, Алексей – бик актив кеше, велоспорт, страйкбол һәм чаңгыда шуу белән мавыккан. Бу мавыгуын балаларына да сеңдергән. Алар өчен әтиләре төп үрнәк булган.
Ул төндә нәрсә булуы әлегә билгесез. Фаҗига урынында белгечләр эшли, алар янгынның нидән чыгуын ачыкларга тырыша. Хәзерге вакытта бөтен версияләр дә карала.
Гаиләнең якыннары әйткәнчә, йорт бик нык булган, кирпечтән төзелгән. Ягъни, аны һич кенә дә алама гына дача йорты дип атап булмаган. Гадәти шәхси йорт. Гаилә анда еш килгән, кунаклар да еш булган һәм моңа кадәр бернинди бәла-каза да булмаган, диелә хәбәрдә.