Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм табынына төрле төстәге рулет рецептлары

news_top_970_100
Бәйрәм табынына төрле төстәге рулет рецептлары
Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Бәйрәм табынын төрле төстәге рулетлар бизәп торачак. Сезгә яраткан эчлекне генә сайларга кала.

Башкортстанның Аскын авылында яшәүче Фәнидә Гыйниятовадан чөгендерле-сельдьле рулет рецепты тәкъдим итәбез.

Рулетның эчлеге өчен 3 йомырка сарысы, 3 кечкенә чөгендер, 4 аш кашыгы каймак, 1 стакан он кирәк була. Оннан кала, барасын бергә блендерда вакларга. Аннары он салырга һәм тагын әйләндереп алырга. Йомырка агына 1 чеметем тоз салып күпертеп алырга һәм чөгендерле массага салып яхшылап болгатырга. Духовка табасына пергамент җәяргә, шунда әлеге массаны тигезләп салырга. Духовкада ярты сәгать пешерергә.

Пешеп чыккач рулетның нигезен пергамент кәгазьдән алырга, рулет итеп төрергә, шулай ук тастымал белән төрергә һәм суынганчы калдырырга.

Эчлеккә 200 грамм эремчекле сыр, 200 грамм 20 процентлы каймак, сельдь балыгы, маринадланган кыяр, яшел суган кирәк була. Сыр белән каймакны бергә болгатып, чөгендерле рулет нигезенә ягарга, аннары, араларын калдырып, чистартылган сельдь балыгы кисәкләрен тезәргә, алар арасына тозлы кыяр турап салырга һәм яшел суган сибәргә.

Рулет итеп төрергә һәм пергамент кәгазьгә төреп суыткычка куярга. 1-2 сәгать торганнан соң, табынга кисеп куярга мөмкин.

Шулай ук әлеге хуҗабикә социаль челтәрдәге сәхифәсендә тавык фаршы белән сыр рулеты рецептын да тәкъдим итә.

Рулетның эчлеге өчен 5 йомырка, угычтан уылган 350 грамм сыр, 100 грамм каймак, 1 бал кашыгы манный ярмасы кирәк. Барысын бергә яхшылап болгаткач, табага пергамент кәгазь җәяргә һәм бу массаны тигезләп салырга. Пешеп чыккач, пергамент кәгазен алырга һәм суытырга.

Эчлек өчен 500 грамм тавык ите фаршы, 1-2 суган, яшеллек (укроп, петрушка), тоз, борыч, паприка кирәк, төс өчен корейча кишер өстәргә була.

Рулет нигезенә эчлекне тигез итеп җәяргә, төрергә, аннары пергамент кәгазьгә төреп, ярты сәгатькә духовкага куярга. «Артык тотарга ярамый, рулет нигезе көя башлый», – дип кисәтә Фәнидә ханым.

Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче Альбина Салиховадан яшел рулет рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 300 г шпинат (катырылганы да ярый), 5 йомырка, 100 грамм он, 1 бал кашыгы тоз, 250 грамм «кызыл балык» (сөмбаш, форель), йомшак сыр.

Шпинатка кайнар су коярга, берничә минут тотарга. Аннары кайнар суны түгәргә һәм салкын су коярга. Шул вакытта шпинатның ачык яшел төсе саклана.

Йомырканың сарысын агыннан аерырга, агына тоз салырга һәм миксер белән күпертергә.

Шпинатка йомырка сарысын салырга һәм шулай ук миксер белән күпертергә.

Соңыннан шпинат массасына күпертелгән йомырка агын, он салырга һәм яхшылап миксер белән болгатырга.

Табага яки духовка «листы»на пергамент кәгазь яки силикон «коврик» җәяргә онытмагыз. Анда шушы массаны җәяргә. 180 градуска кадәр кызган духовкада чама белән 7 минут пешереп алырга.

Шпинат җәймәсен алгач суытырга һәм йомшак сыр (сливочный) ягарга, юка итеп киселгән балыкны тезәргә дә рулет итеп төрергә.

Әзер рулетны фольгага төрергә һәм суыткычта берничә сәгать тотарга. Аннары телемләп кисеп табынга чыгарырга.

Фото: © Альбина Салихова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан бәйрәм табынын бизәрлек 3 рулет рецептын тәкъдим итәбез.

Беренчесе өчен юка ләвәш, майонез, корейча кишер кирәк булачак. Ләвәшкә майонез сыларга, корейча кишер салырга һәм рулет итеп төрергә.

Икенчесенә ләвәш, йомшак сыр (сливочный), ветчина кирәк. Ләвәшкә сыр ягарга, түгәрәк һәм юка итеп киселгән ветчина тезәргә кирәк. Шулай ук рулет итеп төрергә.

Өченчесе эремчекле сыр (яки майонез, йомшак сыр), яңа өзелгән кыяр, йомырка, тозлы кызыл балыктан ясалачак. Ләвәшкә сыр ягарга, кыярны саламлап турарга, балыкны телемләп турарга һәм өч буй итеп ләвәшкә салырга. Шулай ук рулет итеп төрергә һәм телемнәргә кисәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100