news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм табыны алдыннан ач торуның нәрсәсе начар?

news_top
Бәйрәм табыны алдыннан ач торуның нәрсәсе начар?
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Яңа ел табыны алдыннан ач тору хата булып санала һәм ашказаны-эчәклек трактында проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының диетология буенча штаттан тыш баш белгече Виктория Гаврилова сөйләде, дип яза ТАСС.

«Яңа ел бәйрәмнәре – туклану режимы үзгәрү һәм ашказаны-эчәклек трактына югары йөкләнеш чоры. Кешеләр бәйрәм табынында күбрәк ашар өчен еш кына көне буе ач тора. Ләкин нәкъ шушы гадәт иң зур хата булып санала. Ач торганнан соң туклану хисе тояр өчен күбрәк ашау таләп ителә. Шуңа өстәп газлы сулар һәм алкоголь эчемлекләр дә эчелә. Бу исә ашказаны асты бизенә гаять зур йөкләнеш бирә», – дип сөйләгән Виктория Гаврилова.

Яңа ел төнендә панкреатит өянәге булдырмас өчен бәйрәм киче алдыннан ач тормаска һәм табын янында да чамасыз кыланмаска кирәк.

Диетолог сүзләренчә, кичке ашка бер-ике сәгать кала аксымлы ризыклар, мәсәлән чикләвекләр, җиләкле греческий йогурт яки омлет белән тамак ялгап алу бәйрәм табынына «ач бүре» сыман утырмаска мөмкинлек бирә. Шулай ук газлы һәм алкоголь эчемлекләрне дә чама белән генә эчәргә киңәш итә табиб. Болай эшләгәндә кичке аштан соң уңайлырак була, шулай ук ашказаны асты бизе белән проблемаларны да булдырмый калырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар