8 майдан 11 майга кадәр Татарстан медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшли. Дәүләт медицина учреждениеләренең барлык стационарлары бу көннәрдә тәүлек буе эшли, кабул итү-диагностика бүлекләренең эше көчәйтелгән. Шулай ук бала тудыру йортлары тәүлек буе эшли, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Массакүләм чаралар вакытында медикларның көчәйтелгән бригадалары һәм өстәмә ашыгыч ярдәм бригадалары эшләячәк.
Тәүлек буе эшләү режимы булган травмпунктлар, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итә.
Өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникалары – 9.00дән 18.00гә кадәр.
Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе май бәйрәмнәрендә дачага, авылларга, бакчаларга китә. Шуны исәпкә алып, бакчадагы коммерциячел булмаган берләшмәләргә һәм ширкәтләргә хезмәт күрсәтү зонасында фельдшер-акушерлык пунктларының эше көчәйтелгән. Май бәйрәмнәрендә алар 8.00дән 18.00гә кадәр эшлиләр.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтлек белән проблемалар булганда, кичекмәстән медикларга мөрәҗәгать итәргә яки «ашыгыч ярдәм» чакырырга өнди.