Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәйрәм һәм игътибар көткән идем» – Данир Сабиров белән хатыны туй көнендә талашкан

news_top_970_100
«Бәйрәм һәм игътибар көткән идем» – Данир Сабиров белән хатыны туй көнендә талашкан
Рамил Гали

Җырчы, юмор остасы Данир Сабиров бу арада әтисенең туган ягы Үзбәкстанда йөреп кайтты. Тормыш иптәше Миләүшә белән бергә яши башлауларына 14 ел тулуы, шуңа күрә ашыга-ашыга кайтуы турында сөйләде. Ләкин җырчыны хәләл җефете Миләүшә артык ачык чырай белән каршы алмаган булса кирәк. Миләүшә сторисларында Данир белән талашулары турында сөйләгән. 

«Туй көнебездә Данир белән талаштык. Ул юлдан соң бик арган иде. Һәм монда мин туй көнебездә… бәйрәм һәм игътибар көткән идем.  Дөрес, бүген ул хатасын төзәтте – миңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Без дуслаштык.

Әйе, әйе, мин шундый көйсез. Игътибар, бүләкләр яратам. Мин үземне моңа лаек дип уйлыйм. Данир хатын-кызлар ирләр өчен бөтен эшне эшли торган үзбәк колоритына ияләшеп кайткан. Әле җиргә төшә алмый. Тик, гафу итегез, мин – татар кызы, һәм безнең монда башка колорит», – дип яза ул. 

 

Фото: © Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 сентябрь 2022
    Исемсез
    Буш кешелэр, куренеп тора
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100