Кич белән, йокларга җыена башлагач, хатыны сүз башлады:
– Карале, кадерлем, озакламый сезнең бәйрәм – 23 февраль җитә. Шуны уйлап йөрим көне-төне: сиңа нинди бүләк алып бирергә икән?
– Әй, нәрсә булса да ярый, анасы.
– Юк, син әйт.
– Соң, әйтсәм, аннары нинди бүләк була инде ул?
– Алай да, нәрсә теләр идең?
– Бик сорагач, әйтим инде.... Җәй көннәре балыкка йөрергә көймә алмакчы идем. Бераз акча да җыя башладым инде. Син бүләк итсәң, бигрәк шәп булыр.
– Көймә? Аннары ял саен, балыкка барам дип, алдалап, өйдән качмассыңмы? Мин каян белергә тиеш, кая киткәнеңне? Әллә «сулга» киттең, әллә уңга... Юк, бераз гадирәк бүләк алам. Минем көймәлек акчам да юк.
– Ярар алайса. Эшебезгә бик әйбәт одеколон китергәннәр иде. Бәясе дә кыйбат түгел. Ә исе... исең китәрлек!..
– Ул хуш исле одеколон белән кемнәрне кызыктырмакчы буласың инде син? Яшь кызларнымы?
– Яхшы, анысы да кирәк түгел. Үзең уйла алайса. Миннән сорама, – дип, уфтанып җавап кайтарды ире.
– Беләм мин нәрсә бүләк итәргә. Ә менә син миңа 8 Мартка нәрсә бүләк итәрсең икән?
– Соң, син инде күптән уйланып йөрисең бугай. Йә алтын кибетенә, йә туннар кибетенә алып керерсең мине. Киеп караган буласың, көзге каршында боргаланасың... Ярар, размерларыңны беләм. Тик санарга кирәк, көймә акчасы җитәр микән…
– Әй сөеклем, бигрәк яратам да инде үзеңне!
Хатыны рәхәтләнеп йоклап китте.
«Ә миңа һәр елдагыча носки белән майка бүләк итәрсең инде...» – дип уйлап куйды ире.