«Бәйрәм» ансамбле егетләре Хәния Фәрхи кабере янында: «Хәер-фатихаңны алып, юлга чыгабыз»
Туган көне алдыннан «Бәйрәм» ансамбле егетләре мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхинең каберен зыярәт кылган.
«Сандугачыбызның хәер-фатихасын алып, аның туган якларына юлга чыгабыз», – дип язганнар алар социаль челтәрдәге фото астында.
«Егетләр, булдырасыз! Матур апабызның урыны оҗмах түрләрендә булсын», «Онытмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә», – дип комментарийлар калдыра сәхифәне карап баручылар.
«Бәйрәм» егетләре Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров янына кунакка кайткан дип язган идек.