news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баймактан Маратның көмешкә аппараты шартлаган (23 февральгә әзерләнгән «бүләк» янган)

news_top
Баймактан Маратның көмешкә аппараты шартлаган (23 февральгә әзерләнгән «бүләк» янган)

Batash «Телеграм» каналы Башкортстанның Баймак районындагы хәл турында яза. Бер ирнең көмешкә аппараты шартлаган һәм хуҗасын пешергән. Аның исемен дә язганнар – Марат икән ул. Фамилиясен язмаганнар.

48 яшьлек Марат 23 февральгә «бүләк» әзерләгән булган, дип яза канал. Бүләк – көмешкә, билгеле. Ул, ялгыш, идәнгә әзер «продукцияне» төшереп җибәрә. Сыеклык яна башлый, ирнең үзенә дә ут каба. Хатыны утны сүндерә, «ашыгыч ярдәм», янгын сүндерүчеләрне чакыра.

Маратның тәненең 50 проценты янган, ә хатынының җилкәсе, куллары, бите пешкән. 

«Хыялдагы хатын бу»;

«Нинди … («шәп» мәгънәсендәге оятсыз сүз) бәйрәм»;

«Хатыны молодец», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар