Баймак районында яшәүче ир-ат урманда башта машинасын югалткан, аннары үзе адашкан
Башкортстанның Баймак районында бер ир-ат кич белән Түбән Таһир авылы янындагы урманга барган һәм башта машинасын югалткан, ә аннары үзе адашкан. Бу хакта Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Башинформ» агентлыгы.
Бераз адашып йөргәннән соң, ир-ат юлны тапкан һәм урманнан мөстәкыйль рәвештә чыга алган.
Агентлык, шулай ук, Башкортстанда 1 атнада 12 кеше югалган, дип хәбәр итә.