«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында байлыкка һәм дәрәҗәгә омтылуның дингә йогынтысы турында хәдис китерелә.
Байлыкка һәм дәрәҗәгә омтылу динеңә ничек зарар бирә?
عَنِ كَعْبِ بْنِ مَالِكٍ الْأَنْصَارِيِّ،قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «مَا ذِئْبَانِ جَائِعَانِ أُرْسِلَا فِي غَنَمٍ بِأَفْسَدَ لَهَا مِنْ حِرْصِ المَرْءِ عَلَى المَالِ وَالشَّرَفِ لِدِينِهِ
«Сарык көтүенә җибәрелгән 2 ач бүренең көтүгә китергән зарарына караганда, 1 кешенең диненә мал һәм дәрәҗәгә хирыслы булуы, омтылуы күбрәк зарар китерә». Сүнән Тирмизи, 2376
Бу фани дөнья бизәкләренә хирыслы булу кешенең диненә ничек зарар бирә икәнен уйлап карыйк! Кеше, дөнья малына яки дәрәҗәсенә омтылганда, сукыр кеше төсле була һәм харамны хәләлдән аермый.