Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Байлар да укый: Башкортстандагы китап бәйрәменнән күзәтү

news_top_970_100

«Уфа Россиянең китап башкаласы булсын, дип телим!» Башкорстан башлыгының Уфада «Китап-бәйрәм» халыкара китап ярминкәсен ачканда әйткән сүзе бераз елмайтса да, шул минутта сәхнәгә йөгереп менеп, Радий Фәритовичның кулын кысарлык булдым. Шундый зур абруйны күтәрергә әзер булу өчен батырлык та кирәк бит әле. Әйтә белеп әйтү дә бик мөһим – хәзер кем генә ул сүзне кабатласа да, Радий Хәбировны кабатлаган булып саналачак.

Сүз уңаеннан, вакытында әйтә белү, беренче булып әйтеп кала белү осталыгына ут күршеләребездән өйрәнәсе бар, «Китап-бәйрәм»дә моңа мисаллар күп булды.

Халыкара «Китап-бәйрәм» Башкортстан башкаласында быел беренче мәртәбә үтте һәм моннан соң ел саен майның соңгы атнасында булачак. Ярминкәнең идея авторы – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, танылган прозаик Айгиз Баймөхәммәтов бәйрәмнең ел да булачагын горурланып әйтте: «Бу турыда Башкортстан башлыгының боерыгы бар!»

Китапка игътибар – «йолдызлар» аша

 

Һичшиксез, бу – саллы ният. «Китап-бәйрәм»нең программасына күз салуга ук чараның ярминкә генә түгел, милли, мәдәни, мәгърифәти һәм сәяси идеологияне алга сөргән акыллы стратегия булуы аңлашыла. Тоташ 3 көн (26-28 май) Уфаның үзәге булган Совет мәйданында, данлыклы генерал Шәйморатов һәйкәле янәшәсендә, милли бизәкләр белән брендлаштырылган чатырларда һәм сәхнәләрдә оештырылган зур бәйрәм булды ул. Программа буенча бер үк вакытта берничә мәйданчыкта төрле чаралар үткәнгә, ресторанда тәмле ризык сайлаган кебек, программа менюсыннан җаның теләгән чараны сайлыйсы булды.

Ярминкәгә керүгә, яшел төскә буялган иске суыткыч каршы алды. Эчендә – китаплар. Телисең икән, аласың да укыйсың, үзең укыган китапны шунда калдырасың – аны башкалар да укый.

Башкаларга күрсәтеп китап укуга күп игътибар бирелгән иде – моның өчен Башкортстанның танылган шәхесләрен генә түгел, илкүләм билгеле артистларны, язучыларны чакырганнар. Ярминкәгә килүчеләр Дмитрий Дибров, Татьяна Устинова, Елена Сотникова, Даниил Спиваковский, Дарья Мороз, Дмитрий Дюжев, Михаил Лабковский, Денис Мацуев кебек йолдызларны якыннан күрә ала иде. Йолдыз күрергә килеп, китап та күреп китү – яхшы идея бит, килешәсезме? Башкортстанның танылган эшмәкәрләрен дә шул сәбәп белән чакырганнар: алар мәйдан уртасында тамашачыларга китаплар укыды. Китапның дәрәҗәсенә тагын бер плюс өстәлде: аны байлар да укый.

Программада шулай ук китап индустриясе вәкилләре өчен махсус чаралар да каралган иде. Россиядә тарихи мәгърифәтчелек буенча ведомствоара рәисе Владимир Мединский белән очрашуда, Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев катнашындагы түгәрәк өстәлдә төрле телләрдә нәшер ителүче әдәбиятның үзара багланышлары турында сөйләшүләр барды. «Сез бит бер-берегезгә конкурент түгел! Төрле халыкларның үз телләрендә язылган әдәбиятын китапханәләрегездә күрсәтегез, аңа ихтыяҗ бар. Бер-берегез белән партнерлык мөнәсәбәтләре кирәк», – дип аңлатты Константин Чеченев Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Дагыстан, Чечнядан килгән нәширләргә.

Сүз уңаеннан, бу очрашуда Татарстаннан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин һәм «Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов катнаштылар. 

Айгиз Баймөхәммәтов турында

Багланышлар дигәннән, ярминкәдә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов күбрәк кемнәр белән күренде дип уйлыйсыз? Төрки дәүләтләрдән килгән иҗатташ дуслары – Татарстаннан «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Казахстаннан «Алтын сака» балалар нәшрияты баш мөхәррире Саят Камшыгер, Кыргызстаннан мәгариф министрлыгы вәкиле, язучы Кыялбәк Акматов белән йөрде ул. Айгизнең төрки әдәбиятлар арасындагы багланышларга керткән өлеше күзгә күренерлек: үзенең китабы төрле телләрдә дөнья күрде, татар язучысы Рөстәм Галиуллинның китабы башкорт телендә дә нәшер ителде һәм Башкорстан мәктәпләренә таратылды, казах, кыргыз язучыларыныкы тәкъдим ителеп тора. Әйтте диярсез: Уфадагы ярминкәнең, инде башланмас борын, бүген үк төрки китап дөньясында абруе бар.

Ярминкәгә килгән бу егетләренең эш белән йөргәннәре күренеп тора. «Башкорт китабын казах телендә чыгардык, инде тәрҗемә итү өчен татар китабын эзлибез. Халык егылып укырлык булсын иде. Кемне тәкъдим итәр идегез?» – дип эшлекле формада кинәт сорап куйды Саят Камшыгер. «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны тәкъдим иттем.

Саят Камшыгер

Айгиз Баймөхәммәтовның үз планнары ниндидер, мин аны тиздән тагын да киң танылачак язучы дип күрәм. Үз кадерен белгән һәм халыкка язучы кадерен күрсәтә алган шәхесне атагыз әле, дип сорасагыз, Айгизне күрсәтер идем. Кабаланмыйча йөри ул, күз карашларынан «Мин – Язучы» дигән бөек шигарь укыла. Радий Хәбиров, «Китап-бәйрәм»нең чатырларын күзәтеп йөргәндә, берничә мәртәбә «Айгиз» дип хөрмәтләп эндәште. Айгиз сорагач, Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Беларусь вәкилләре белән фотога да төште.

Иң мөһиме – Айгиз Баймөхәммәтов Уфа үзәгендә китап бәйрәме булырга тиешлегенә республика башлыгын күндерә алган, ә бу инде – абруй көче. Сез Айгизнең интервьюларын укып чыгыгыз: китап укымыйлар, халыкка әдәбият кирәкми, үләбез, бетәбез, дигән сыкрау аңарда бөтенләй юк. Мескенләнергә яраткан кайбер татар язучылары белән чагыштырырлыгы бар Айгизнең – «җебеп» утыруны туктатып, Айгиздән бөркет көченә өйрәнергә кирәк.

Башкортларның акыллы милли алымнары

«Китап бәйрәме» программасына әйләнеп кайтыйк. Әйткәнемчә, милли идеологияне алга сөргән чара ул. Башкортстан әдәбиятына мәйданда зур урын бирелгән иде: республиканың иң эре «Китап» нәшрияты чатырында бертуктаусыз очрашулар, презентацияләр барды. Иң зур һәм иң күренеп торган, микрофон, колонка кебек техник чаралар белән җиһазландырылган чатырлар «Китап»ныкы иде: монда башкорт язучылары белән дә, башка халыклар вәкилләре, шул исәптән татар язучысы Рөстәм Галиуллин белән дә интерактив очрашулар берсе артыннан берсе узып торды. Ә «Китап» каршысында – башка республикалардан килгән китаплар күргәзмәләре куелган иде. Башкортлар мәйданга кем хуҗа булуын шулай матур итеп күрсәтте.

Башкортстанда китап басу эше нык алга киткән һәм киң тармакланган. Проза, поэзия, балалар әдәбиятына зур урын бирелүе табигый, әмма мине соңгы елларда чыккан фәнни-популяр әдәбиятның, милли дидактик материалларның күп булуы сокландырды. «Башкорт орнаментлары», «Мин башкорт телендә сөйләшәм», «Тылсымлы паровоз» уеннарына игътибар иттем, милли үзаңны тәрбияләүне максат итеп куйган тагын күп төрле продукциянең күбрәк «Эдвис» укыту-методика үзәге аша таралуын аңладым. Бу – шәхси ширкәт, аның хуҗасы – Башкортстан корылтае депутаты Эдуард Сәетбаталов. «Эдвис»ның Уфада ике кибете, Башкортстанның төрле шәһәрләрендә заказларны тапшыру пунктлары бар, ягъни үзәк милли продукцияне киң катлам аудиториягә җиткерерлек итеп эшли.

«Китап-бәйрәм»дә һәр мәйданчыкта «башкорт код»ын программага сәйлән теккән кебек тегеп куйганнар. Тегеп дим, чөнки аны «тыгып» диеп булмый, ул үрелеп тәкъдим ителә. Мәсәлән, яшьләр мәйданында концерт бара, заманча киенгән төркем русча җырлый да, соңгы куплетка «Ай, былбылым» җыры элементларын куша. Ягъни сәйләнен тегеп куя. Мәйданда Пушкин кебек бөек классикларның әсәрләреннән өзекләр язылган такталар урнаштырылган, уртасында бер башкорт классигыныкы да бар – тагын бер сәйлән. Тамак ялгап ала торган мәйданчыкта, горурландырырлык итеп, башкорт милли ризыкларын тәкъдим итәләр. Башкортның күчереп йөртерлек нинди милли мирасы бар – бөтенесен дә мәйданга алып чыкканнар: монда ноталар да, фәнни әдәбият та, башкорт уен кораллары да, киеп фотога төшү өчен киемнәр дә бар иде. Акыллы алым.

Шәһәр күләмендә үткән бәйрәмдә милли рухны шулай итеп күрсәткәннәре өчен оештыручыларга афәрин. «Шулай итеп» диюем – вак-вак элементлар белән адым саен милли мәгълүмат бирү алымын әйтүем. Бөеклек һәм зурлык белән түгел, күплек һәм динамикалы булу белән алдыралар. Берничә ел элек Агыйдел буйлап сәяхәткә баргач та башкортларның шушы алымына игътибар иткән идем.

Башкортларның «әйтеп кала белү» осталыгына тагын бер плюс куйдым: «татарныкымы», «башкортныкымы» дигән әлеге дә баягы бәхәс чыккан җирдә татарлар фәнни конференция, түгәрәк өстәл кебек чара үткәрә, интернетка мәкалә яза, ә башкортлар аны китапка басып, ташка сугып куя һәм шул китапны байрак итеп күтәреп йөри. Чатырларның берсендә түрдә Әнвәр Әсфәндияровның күп бәхәсләр чыгарган «Минзәлә башкортлары авыллары» китабы тора иде. Интернетта бу китап турында мәгълүматны укысагыз, китапка шактый бәхәсле фактлар тупланганын аңларсыз. «Башкортлары» сүзе сызылып, аның урынына «Минзәлә татарлары авыллары» дигән сурәт тә бар хәтта. Кайсы алымнар яхшырак икән – фәнни конференцияләрме, әллә китап чыгарумы? Ничек уйлыйсыз?

Госман Коръәненең Уфага кайтуы

Күршеләребез «Китап-бәйрәм»ен ничек абруйлырак итәргә кирәген дә чамалаган. Шушы көнгә тәгаенләп, Үзбәкстаннан Госман Коръәненең кулдан алтын хәрефләр белән язылган бердәнбер копиясен кайтардылар. Тантананы алып баручы Дмитрий Дибров бу вакыйганы «Госман Коръәненең өенә кайтуы» дип игълан итте.

VI-VII гасырларда Гарәп хәлифәте белән идарә итүче Госман эшләткән Коръән китабының өе ничек Уфада булган соң әле, дигән сорау туа. XV гасырда Тамерлан бу китапны Сәмәрканд шәһәренә китергән, ә 4 гасырдан рус гаскәрләре аны Россиягә алып килгән һәм Император китапханәсенә тапшырган. 1918 елда китапны Уфага Бөтенроссия мөселман киңәшмәсенә тапшырганнар. 1923 елда китап Үзбәкстандагы Хәзрәт имам комплексына тапшырылган. Сүз уңаеннан, Коръәнне Төркестан республикасына күчерү процессын мәгърифәтче Риза Фәхретдин җитәкләгән, аның бу хакта язылган хезмәте бар.

«Китап-бәйрәм»нең иң кадерле кунаклары арасында, сәхнә түрендә Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин булуын да әйтергә кирәк. Сәхнәдә – Радий Хәбиров, Владимир Мединский, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм... әгәр бу вакыйга Казанда булса, поп та булыр иде. Әмма Уфада поп чакырып тормаганнар.

Вакытлы матбугат утравы

«Китап-бәйрәм»дә вакытлы матбугатка да игътибар зур булды. Хәзер язылу чоры бара, шуңа редакцияләр күргәзмә белән генә түгел, почта хезмәткәре белән дә килгәннәр, шунда ук язылу квитанциясен тутырып, киләсе яртыеллыкка язылырга була иде. Башкортстан татарлары өчен чыгып килә торган «Кызыл таң», «Тулпар» басмалары урнашкан чатыр тиз арада татарлар белән күрешү урынына әйләнде. Ничә керсәм дә, танышларымны очраттым. Язылу кампаниясенең үзенчәлекләре турында да сөйләшеп алдык. Соңгы арада почта бүлекчәләре ябылу, хат ташучылар җитмәү сәбәпле, вакытлы матбугатка почта аша язылу авыр бара, Башкортстанда да шул ук хәл икән. Шуңа күршеләребез дә, Татарстандагы редакцияләр кебек, альтернатив язылуны үстерүгә йөз тота, чөнки ул бәясе ягыннан халыкка отышлы, укучыларга тиз барып ирешү ягыннан да уңайлы.

«Татмедиа»ның маркетплейслар белән уңышлы эшләү тәҗрибәсен монда ишетеп беләләр, кызыксынып сораштырдылар, күршеләребез өчен укыту оештырырбыз, дип вәгъдә бирдем.

Башкортстандагы татар журналисты Илдус Фазлетдинов белән

 

Фото: © Алсу Исмәгыйлева Башкортстандагы татар журналисты Илдус Фазлетдинов белән.

Татарларның очрашу урыны, дигәннән, әгәр «Китап-бәйрәм»дә Татарстаннан килгән китап нәшрияты продукциясен, «Казан утлары» журналы чыгарган китапларны һәм «Хатлар йорты» тәбрикләмәләрен, «Салават күпере» редакциясе чыгарган китапларны бер чатыр астына берләштерсәң, чып-чын «Татарстан үзәге» булыр иде, ләкин оештыруда алай каралмаган булып чыкты – Татарстаннан килгән компанияләр ярминкә мәйданында бер-берсеннән еракта урнаштырылдылар.

Башкортча «Шоколадница»

«Китап-бәйрәм» 3 көн дәвам итте. Кайтыр юлга чыктык, Уфа аэропортында чәй эчәргә «Шоколадница» федераль челтәренә караган кофейняга кердек. Меню китерделәр. Ачсак – анда да башкорт ризыгы! Бәрәкәт, федералларны да үзләренекен пешерергә өйрәткәннәр! «Шоколадница» менюсында бишбармак күргән юк иде әле. Федералларны үз территорияләренә керткәндә, башкортлар милли код белән бәйле нинди шартлар куя икән? Икенче юлы шуны тикшерәсе булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100