Мин инде 9 ел буе өйләнгән ир-ат белән очрашып йөрим. Без танышулар сайтында таныштык. Ул, гаиләсеннән ял итү өчен, җиңел, рәхәт вакыт уздыру эзләде. Миңа да бу хакта шундук ачыктан-ачык әйтте. Беренче очрашуда ук хатыны белән аерылышырга җыенмавын һәм аның берәр нәрсә сизүен дә теләмәвен әйтте. Аның хатыны белән бары тик интим мөнәсәбәтләре начар булган.
Бу вакытта мин дә аерылган идем, моны авыр кичердем, шуңа күрә үзем дә бернинди җитди мөнәсәбәтләр теләмәдем. Исәбем бары тик бераз онытылып тору иде, ниндидер бурычларсыз, бер-береңә берни дә тиеш булмыйча, җиңел мөнәсәбәтләр теләдем. Без шактый сирәк, аңа уңайлы вакытларда гына очраштык. Бу да мине тулысынча канәгатьләндерде, бернинди дәгъва белдермәдем. Бергә булганда вакытны рәхәт һәм күңелле уздырдык, дөрес, интим планда әллә ни ис китәрлек булмады.
Ә хәзер очрашуларыбыз тагын да сирәгәйде, тик һәрвакыт аның теләге буенча гына. Мин аның өчен күбрәк күңелен бушату өчен кирәк бугай. Мин аның гаиләсендә, тормышында ниләр булганның барысын да белеп торам, ул гел минем белән киңәшә. Ә матди яктан ул минем өчен бөтенләй берни дә эшләми, бүләкләр дә, чәчәкләр дә бирми. Әле күптән түгел мәхәббәт аңлатты, тик балалары хакына гаиләсеннән китәргә җыенмавын әйтте.
Миңа аның гаиләсеннән китүе кирәкми дә. Ул миңа ир буларак та, хәзер хәтта сөяркә буларак та кирәкми инде. Әмма ул хатыны турында сөйли башлаганда җен ачуларым чыга. Әллә көнләшәм шунда, үзем дә аңламыйм. Әмма ул рәхәт яши – тулы гаиләсе дә, үзен тонуста тоту һәм кәеф күтәрү өчен мин дә бар.
Мин бу мөнәсәбәтләргә нокта куярга телим, әмма аңа карата нинди хисләр кичерүемне ахырга кадәр аңламыйм. Нәрсә генә булса да, аның белән мөнәсәбәтләрдә булу – тупик. Башта мине барысы да канәгатьләндерә иде, чөнки ул хатынын ташламаячагын шундук әйтте. Ә хәзер миңа ошамый. Бу мөнәсәбәтләрне ничек өзәргә икән?