news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Байкалда аюлар кешеләр белән су коенган - видео

news_top

Байкалда аюлар гаиләсе кешеләр белән бергәләп су коенган. Бу күренешне Горячинск пляжында ял итүчеләр видеога төшереп алган. Ролик социаль челтәрләрдә таралды. 

«Бу могҗизаны күрегез әле. Бүген безнең пляжда. Кешеләр, аюлар», – дип сөйли кадр артындагы хатын-кыз. 

Шунысы кызык - балалары белән су коенып рәхәтләнгән аюның кешеләргә, ә кызынып ятучы кешеләрнең янәшәләрендә генә йөзеп йөргән кыргый җанварларга исләре китми. 

«Америкалыларга күрсәтә күрмәгез», – дип комментарий калдырган бер социаль челтәрдә утыручы әлеге видеоны карагач. «Американың кайбер штатларында да шулай ук. Ашыйсылары килгән вакытта алар кешеләргә якынаерга мәҗбүр. Кешеләр аларны этләрне ашаткан кебек ашата. Кешеләргә тимиләр, тисәләр, башка якын китермәячәкләрен аңлыйлар. Акыллы җан ияләре»,- дигән икенчесе.

«Ана аю бит бу. Кешеләргә ташланырга да мөмкин иде. Кешеләр һич тә курку белми икән», – дип тә язганнар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар