Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Байден фикеренчә, президент сайлавында Республика партиясеннән кандидат Трамп булачак

news_top_970_100

АКШ президенты Джо Байден фикеренчә, ноябрьдә узачак президент сайлавында Республика партиясеннән кандидат Дональд Трамп булачак.

Республика партиясе кандидатлары – Флорида штаты губернаторы Рон Десантис һәм эшмәкәр Вивек Рамасвами икесе дә Трамп файдасына үз кандидатураларыннан баш тартты. Нәтиҗәдә, Дональд Трамп Нью-Гэмпшир штатында 54,6 процент тавыш җыеп, үзенең бердәнбер көндәшен – Никки Хейлины узып китте.

Әлегә праймериз тәмамланмады, Көньяк Каролинада 24 февральдә сайлау көтелә. Әмма АКШ президенты Байден Трампның җиңәчәгендә шикләнми. «Трампның республика партиясеннән кандидат булачак хәзер инде ачык билгеле», – дигән Байден politico.com басмасына.

АКШта президент сайлау 5 ноябрьдә узачак, бу – ил тарихындагы 60нчы сайлау. Яңа президент 2025 елның 20 гыйнварында рәсми рәвештә вазифага килә. АКШта сайлау башка илләрдәге вакыйгаларга, шул исәптән Украинадагы конфликтка да йогынты ясарга сәбәпче. Әйтик, Дональд Трамп конфликтны тиз арада юкка чыгарачагын вәгъдә итте.

АКШ президентына кандидат 35 яшьтән олырак, кимендә 14 ел илдә яшәгән кеше булырга тиеш. Кандидатлар үзләрен дә күрсәтә ала, әмма гадәттә кандидатлар ике партиядән – Демократлардан яки Республика партиясеннән вәкилләр була. Аларны штатларда праймериз – делегатлар сайлавы аша билгелиләр.

Тавыш бирү хокукы булган делегатлар кандидатларга тавыш бирә. Республика партиясе үзенең кандидатын 15 июльдә игълан итәчәк, кандидатка 2429 делегат арасыннан 1215 се тавыш бирсә, ул җиңүче булачак.

Демократлардан 3 кандидат праймеризда катнаша – хәзерге президент, 81 яшьлек Джо Байден. Ул ил тарихында иң өлкән президент – 78 яшендә президент булып сайланды. Калган кандидатлар – вәкилләр палатасы әгъзасы, 54 яшьлек Дин Филлипс, 71 яшьлек язучы Марианна Уильямсон.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100