Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйдә тора торган эт нәни кызны чәйнәп бетергән

news_top_970_100
Бәйдә тора торган эт нәни кызны чәйнәп бетергән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кемеров өлкәсендә күршеләргә кергән 6 яшьлек кызны бәйдә торган эт талап үтергән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Краснобродский бистәсендә 17 августта була.

Якынча белешмә буенча, 6 яшьлек кыз үзе генә урамда уйнап йөри, аннары күршеләр участогына керә. Биредә аңа бәйдә тора торган эт ташлана. Кыз бик җитди имгәнә һәм шунда ук үлә.

Тикшерү эшен прокуратура контрольгә алган. Шулай ук балигъ булмаган балаларның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча законнар таләпләре, йорт хайваннарын асрау кагыйдәләре үтәлешен тикшерәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100