Байбулат Батулла «Ядәч»кә бармаучыларга: «5 миллион татар бар, дибез. Кайда соң сез?»
Татарстанның яшь режиссеры Байбулат Батулланың «Бери да помни!»/ «Ядәч! Истә!» фильмы чыкты. Ул, кинога килүчеләрнең бик әз булуын әйтеп, яңалыклар тапшыруы форматында видео яздырган.
«Бери да помни!»/ «Ядәч! Истә!» фильмы инде 1 атна прокатта. Бу фильмны Ирина Горбачева, Әмир Кустурица, Минтимер Шәймиев һәм 13 000 меңгә якын тамашачы карады. Әмма чагыштыру өчен: «Барби» фильмын шушы вакытта 680 мең кеше караган.
Без Татарстан киносы турында бик еш сөйләшәбез. Әгәр аның булуын теләсәк, Татарстан фильмнарына йөрергә генә кирәк. Безнең мондый кинога ихтыяҗ барлыгын дәлилләргә мөмкинлегебез бар әле. Сез бу атнада безнең фильмны карарга кинотеатрларга бара аласыз. Киләсе атнада мондый мөмкинлек буламы-юкмы – факт түгел. Чөнки кинотеатрлар, ихтыяҗ булмавын күрсә, сеансларны алып ата, башка кино куя. Шуңа күрә сез безнең киноны гына түгел, ә Татарстан киносының киләчәгенә өлеш кертә аласыз», – дип сөйли ул видеода.
Байбулат киләсе атнада бу саннарга тагын бер тапкыр күзәтү ясаячагын әйтә.
«5 миллион татар барлыгын әйтәбез, ә кинога 13 мең генә кеше килгән, әле алар бөтенесе дә татар түгел. Кайда соң сез?» – дип мөрәҗәгать итте яшь режиссер татар халкына.
«Интертат»ка билгеле булганча, чыннан да кайбер сеанслар 1 яки 5-6 кеше өчен генә күрсәтелә. Мәсәлән, Казанның Ленин исемендәге кинотеатрында Тәнзилә Гыйлемханова исемле укучыбыз «Ядәч! Истә!» фильмын берүзе караган.
Ә журналистыбыз Гөлүзә Василова караган сеанста 5-6 кеше булган.