Бай абый 25 миллионын бергә яшәгән хатынына калдырган, туганнары милекне алмакчы була
53 яшьлек Евгений А.ның үлеме турында туганнары бары тик быел апрельдә генә белә. Алар зиратта әби-бабалары янында аның каберенә очраклы гына тап була һәм аптырашта калалар. Озакламый, абыйларының бөтен мөлкәте – 3 бүлмәле фатиры, нефть компаниясендәге акцияләре һәм гаражлары аларга түгел, ә соңгы елларда аның белән мөнәсәбәтләрдә булган хатын-кызга калганы ачыклана. Бу хакта V1.RU басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Евгений А. Волгоградтагы фатирында үз-үзенә кул салган. Үләр алдыннан язып калдырган хатында сөйгәне Натальядан гафу сораган һәм бөтен милкен аңа калдырган. Әмма туганнары аның бу карары турында белмәгән һәм фаҗига турында да очраклы гына ачыклаган. Алар адвокатка мөрәҗәгать иткәч, Евгенийның, күчемсез милектән тыш, гомуми суммасы якынча 25 млн сумлык акцияләре һәм акчалары калуын да билгеле була.
Андрей исемле энесе сөйләгәнчә, башта ул абыйсын үтергәннәрдер дип уйлаган, әмма адвокатка мөрәҗәгать иткәч, абыйсының үз-үзенә кул салганын белә.
«Бәлки, алар өйләнешкәндер? Әгәр өйләнешкән булсалар, беренче чиратта, ул мирасчы була, дип уйладым. Адвокат ЗАГСка сорау җибәрде. Әмма, алар никахта булмаган, дигән җавап килде», – дигән туганы.
Евгений Наталья белән 2020 елда танышкан. Хатын-кыз аны кремацияләгән һәм, җирләгәндә туганнары булмауга да карамастан, иренең теләген үтәвен әйтә.
Суд процессы әлегә тәмамланмаган, әмма туганнарының адвокаты Татьяна Левшинская, васыятьнамә язганда Евгений А. көчле препаратлар тәэсирендә килеп чыккан психик тайпылыш халәтендә булырга мөмкин, дип борчыла. Аның фикеренчә, васыятьнамә гамәлдә түгел, дип танылырга тиеш, чөнки ул басым һәм психологик тотрыксызлык тәэсирендә язылган, диелә бу хәбәрдә.