Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин күтәреп йөргән Камил бит» – Баһларның улы Казан камера оркестры белән чыгыш ясаган

news_top_970_100
«Мин күтәреп йөргән Камил бит» – Баһларның улы Казан камера оркестры белән чыгыш ясаган
Фото "Татар-информ" архивыннан

Гүзәл һәм Илназ Баһларның олы уллары Камил Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Казан камера оркестры белән чыгыш ясаган.

«Бүген безнең гаилә өчен истәлекле көн. Камил беренче тапкыр танылган оркестр белән чыгыш ясады. Маэстро Камилне тыңлап карагач, «Левжинский танец» мордва көен сайлады. Камил аны «хромка» гармунында башкарды», –дип, шатлыклары белән уртаклашкан Гүзәл Идрисова.

Видеода күренгәнчә, алып баручы «5нче сыйныф укучысы, күпсанлы конкурслар лауреаты Камил Баһавиев чыга» дип игълан итә.

Камилнең уңганлыгы турында Баһларның иҗатташ дуслары Нурзадә, Әбри Хәбриев, Зәмирә Рәҗәпова, Фәридә Әхмәтшина, Айгөл Бариева да комментарийлар калдырган.

«Ай, молодец! Камил уйнаган вакытта, үземнең дә йөрәгем сикереп торды. Сез ничек утыргансыздыр анда, күз алдына китерә алмыйм. Афәрин! Бу бит – сез җырлаган арада мин күтәреп йөргән Камил бит инде, әйеме?» – дип сораган Нурзадә.

«Димәк, синең дә өлешең бар», – дип җавап биргән Камилнең әнисе – җырчы Гүзәл Идрисова-Баһ.

«Әле мин аңа берәр җыр да җырлаганмындыр, еламасын гына, диеп», – дигән Нурзадә.

«Молодец! Сезнең улыгыз өчен чын күңелемнән шатланам»;

«Татарның горурлыгы булып тагын бер егет үсә»;

«Бик тырыш бала», – дигән комментарийлар да бар.

«Әнисе матур итеп татарча язган булса, тагын да матур булыр иде. Татар теленең бетә баруына үзебез гаепле шул», – дип тә комментарий калдыручы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100