news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәгырьне актара торган» – Алмаз Мирзаянов виртуаль дусларына Илфак Шиһапов шигырен сөйли

news_top
«Бәгырьне актара торган» – Алмаз Мирзаянов виртуаль дусларына Илфак Шиһапов шигырен сөйли
"Татар-информ" архивы

Алмаз Мирзаянов шигырь сөйләгән видеосын виртуаль дуслары белән уртаклашкан. Шигырьне мәрхүм Илфак Шиһапов язган булган.

Ул аны, билгеле сәбәпләр аркасында (иҗади гаиләнең яңа гына кызлары туу сәбәпле, хатыны Зөлфирә Шәйдуллина катнаша алмый), ноябрьдә үзе генә куя торган концертларында да укырга вәгъдә иткән.

«Бәгырьне актара торган шигырь булган бу, бигрәк үтемле итеп сөйлисең»;

«Бик тә күңелгә үткәреп сөйлисең. Мактарга сүзләр дә җитми»;

«Ну, Алмаз! «Афәрин!» дип әйтәсе генә кала»;

«Молодец! Һәр шигыреңне яратып тыңлыйм», – дип мактау сүзләре калдырган артистның дус-ишләре.

«Тәңрем» сүзе урынына «Раббым» дип укысаң хәерлерәк булыр», – дип киңәш иткән бер тыңлаучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар