Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Багажникта тончыгып үлгән». Сигез үсмер утырган машина карьерга төшеп баткан

news_top_970_100
«Багажникта тончыгып үлгән». Сигез үсмер утырган машина карьерга төшеп баткан
Фото: Хабаровск крае прокуратурасы, https://t.me/proc_phk

Хабаровск краенда үсмер егет үлеменә бәйле җинаять эшен суд караган. Биредә яшәүче 18 яшьлек егетне багажникта үсмер һәлак булган өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Марусино авылында яшәүче 18 яшьлек егет дустының «Nissan Bluebird» машинасын йөреп торырга ала. Аның машина йөртү таныклыгы булмый. Ләкин егет рульгә утыра, һәм фаҗига килеп чыга.

Хәбәрдә бу егетнең исемен үзгәртеп, Игорь дип бирәләр. 23 августта ул авыл буйлап йөри, дуслары янына килеп туктый. Дуслары да машинада йөреп кайтырга тели, машинага берьюлы 7 кеше утыра. Юлда алар 17 яшьлек тагын бер дусларын очрата, ул да машинага утырырга тели.

Тик сигезенче кешегә салонда урын булмый, аңа, шаяртып, багажникка кереп ятарга тәкъдим итәләр. Үсмер ризалаша.

Сәер машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп ала. Игорь туктарга курка, ул качып китә. Соколовка авылы янында идарәсен югалта һәм машина су тулган карьерга төшеп бата.

Салондагы кешеләр барысы да бата башлаган машинадан чыга, ләкин багажниктагы егет котыла алмый. Машина суга төшкәч, ишек бикләнеп кала, иптәшләре тырышып караса да, багажник ачылмый. Багажникны ачкан чакта, сигезенче пассажир – 17 яшьлек егет тончыгып үлгән була инде.

Машина йөртүчене тоткарлыйлар. Ул гаебен таный, аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Лазо исемендәге район прокуратурасы 18 яшьлек егеткә карата гаепләү карарын раслаган. Ул «Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә прокуратура хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100