news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Багаж югалган өчен компенсация алу тәртибе

news_top

Авиакомпания пассажирның багажын югалткан очракта, 3 төрле вариант бар: һәр килограмм өчен 600 сумга кадәр билгеләнгән түләү, иминият (страховка) һәм чыгымнарны компенсацияләү. Бу хакта туризм өлкәсендәге юрист Эдуард Шалоносов «Радио-1»гә сөйләгән.

«Пассажир багажны эзләү турында гариза язарга тиеш. Гадәттә, багажның якынча 60 проценты табылмый, чөнки аны урлыйлар яисә башка илгә җибәрәләр. Боларның барысы өчен дә авиакомпания җавап бирәчәк», – дип ассызыклады белгеч.

Шул ук вакытта ул страховкага акча кызганмаска киңәш итте. Иминият полисының уртача бәясе 3 мең сум, ә бу – чемодан эчендәге әйберләр бәясеннән күпкә арзанрак.

«Әгәр чемодан табылса, аны пассажирга, ул кайда булса да, бушлай китереп бирергә тиешләр. «Үзегез килеп алыгыз» дигән таләп – законсыз», – дип билгеләп үтте эксперт.

Моннан тыш, Шалоносов шуңа да игътибар итте: әгәр багаж ял уртасында табылса, ә турист инде беренчел кирәк-яраклар сатып алган булса, авиакомпания барыбер бу чыгымнарны капларга бурычлы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар