Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәдретдинова концертында: «Такмаклар гына җырлап йөргән Илсөя итеп белгәнемә гафу үтенәм»

news_top_970_100
Бәдретдинова концертында: «Такмаклар гына җырлап йөргән Илсөя итеп белгәнемә гафу үтенәм»
Илсөя Бәдретдинова аккаунтыннан скриншот

Илсөя Бәдретдинованың Чаллыдагы концертында күңелле хәл булган. Рәмзия исемле тамашачысы аннан гафу үтенә һәм баянчы Илшатка алып килгән өчпочмакларын күңелле вакыйгалар сөйләп тапшыра.

«Бер җырыгызны гына тыңларга килдем, чөнки әнием гомер буе: «Илсөя бит ул такмак җырлап, акырып йөри. Анда моң да юк», – дия иде. Шулай әйтә иде инде, гафу үтенәм», – дип, ул Илсөя Бәдретдиновага чәчәкләр тапшыра.

Илсөя аның бу сүзләрен җөпләп: «Бөтенесе шулай әйтә», – дип тә өсти.

«Бер җырыгызны – «Бәхетле булырга беркайчан соң түгел» дигән җырыгызны гына тыңларга килдем дә үлеп гашыйк булып кайттым. Бүген, икенче рәткә тезеп, 10 кешене алып килдем», – дип дәвам итә Рәмзия.

Аннары ул Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Илшатка өчпочмаклар алып килүен сөйли. «Май аенда килдем дә, бер ханым чыкты да: «Илшат, сиңа диеп өчпочмаклар пешергән идем, әзмәвердәй 2 метрлы киявем килде дә бөтен өчпочмакны ашап бетерде, сиңа калмады», – ди. Ул Илшатның күзләре бүгенгедәй күз алдымда. Бу өчпочмаклар аңа, аннан калса, сезгә, – дип, ул Илсөягә камыр ризыклары тапшыра. – Мин, шушы яшемә җитеп, сезне такмаклар гына җырлап йөргән Илсөя итеп белгәнемә гафу үтенәм», – дип тәмамлый сүзен Чаллы тамашачысы Рәмзия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100