news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәби көтүче студенткаларга пособие арта

news_top

Студент хатын-кызларга йөклелек буенча пособие күләме арта. Дәүләт Думасы соңгы укылышта кабул итте. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Әлеге түләүләрне, стипендия алу-алмауга карамастан, укучылар яши торган төбәктәге яшәү минимумына кадәр арттыралар. Пособиенең уртача күләме 90 202 сум була.

Хәзер бу пособие 140 больничный көн өчен стипендия күләмендә – 9333 сумнан 23 333 сумга кадәр йөклелек һәм бала табу буенча отпуск чорына түләнә.

Әлеге яңалык югары уку йортларында, өстәмә һөнәри белән бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда көндезге бүлектә укучыларга кагыла. Пособиене Социаль фонд билгели, федераль бюджет хисабына түли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар