Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәби көтә иде». 22 яшьлек кыз өстенә биек йорттан перфоратор төшкән

news_top_970_100

Мәскәүдә Сталин заманында төзелгән биек йортны реконструкцияләгәндә 22 яшьлек хатын-кыз имгәнгән. Аның өстенә биеклектән перфоратор төшкән. Хатын-кыз бәби көтә булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Вакыйга 15 августта була. 15 атна чамасы йөкле хатын-кыз биек йорт яныннан бара. Шул чакта аның өстенә перфоратор кисәге килеп төшә. Хатынның баш мие селкенә, борыны имгәнә. Бәхеткә, карындагы балага зыян килмәгән.

Яшь хатын көн саен диярлек шушы йорт яныннан узып йөрүен әйтә, ул якында гына урнашкан таможняда эшли. Фаҗига булган көнне ул хастаханәгә барган, аннары кабат эшенә килеше булган. Өстән әйбер төшкәч, аңын югалтып егылган. Узып баручылар «ашыгыч ярдәм» чакырган.

«Аллаһка шөкер, балама зыян килмәде. Менә борыным, күзем, битем бик авырта, шеште. Косасым килә, башым әйләнә. Аннары мин өстемә зур тимер кисәге – төзелеше перфораторы насадкасы, аның белән плитканы тишәләр, 25 см чамасы зурлыкта – төшүен белдем. Ул әле очлы да иде», – дип сөйли яшь хатын.

Ул полициягә гариза язган, гаеплеләрне җәзага тартуларын тели, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100