Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бабек Мамедрзаев “Красивая, хороший” җыры буенча мәсьәлә аның катнашыннан башка хәл ителәчәгенә өметләнгән

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы низагка карата фикерен “Красивая, хороший” җырының соавторы Бабек Мамедрзаев инстаграмына язган.

news_top_970_100
Бабек Мамедрзаев “Красивая, хороший” җыры буенча мәсьәлә аның катнашыннан башка хәл ителәчәгенә өметләнгән

“Мин “Я встретил тебя, Субханаллах” җырының төп нөсхәсен “Элвин Грей” лейблы белән берлектә яңадан эшкәртеп, “Черноглазая” һәм “Красивая, хороший” җырларын ясау турындагы килешүгә аек акылда була торып кул куйдым. Игътибар итүегезне сорыйм: бу ситуациядә Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаевтан башка бүтән соавторлар юк. Ә Эльвира Сафинага җырны тәрҗемә иткәне өчен аерым рәхмәт әйтәм! Уразова ханымга җырны ялгыз башкарырга тыймыйбыз. Җырның дуэт вариантын кабатланмас моңлы тавышы белән бизәгәне өчен рәхмәт аңа”, - дигән Бабек Мамедрзаев.

Бабекка карата җырчы Гүзәл Уразова җавап язып калдырган: “Бабек, мин сине иманлы кеше буларак, кешеләрне алдап йөрмәссең дип уйлаган идем. Бик кызганыч. Сүз мин иҗат иткән “Красивая, хороший” җыры турында бара. Синең авторлыктагы җырның музыкасы бөтенләй башка. Синең “Красивая, хороший” җырының кушымтасының сүзләрендә генә авторлыгың бар. Татар телендә сүзләрне Эльвира Сафина язды һәм бу берничек тә тәрҗемә түгел. Аранжировка – Радикныкы. Бабек, Сез дә кеше алдында ялган язып ятасыз булып чыга. Мин Сезне беренче тапкыр җырның дөньяга чыккан вакытында күрдем. Бездә барлык язышкан хатлар, без сөйләгән дәлилләр дә бар. Тиздән моны барысы да күрер һәм белер. Син үзең дә ялган юлында икән. Моңа ышануы авыр. Мин синең намаз укыганыңны беләм. Моның өчен җавап судта түгел, ә “тегендә”, син беләсең”.

Бабек Мамедрзаевка “Бабек, ир-ат бул! Сорауларны шәхсән үзең хәл ит. Инде хәзер син дә бәхәс аркасында шау-шу чыгарырга булдыңмы?”, - дип язганнар. Бабек исә: “Бу мәсьәлә соңгы мизгелгә кадәр минем катнашымнан башка хәл ителер дип өметләндем. Әмма күбесе, җырның төп нөсхәсен башкаручы буларак минем фикеремне көтте. Мондый форматтагы “хайп” мине бер дә кызыксындырмый! Мин бары тик гаделлек өчен!" - дигән Бабек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100