Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бабайныкы жәл түгел»: Җәвит Шакировның оныгы телевизорны кәшәкә белән бәреп ваткан

Инстачылар кечкенә Сәетне тәрбиясез дип тәнкыйтьләгәннәр.

news_top_970_100
«Бабайныкы жәл түгел»: Җәвит Шакировның оныгы телевизорны кәшәкә белән бәреп ваткан

Җәвит Шакировның кечкенә оныгы Сәет хоккей кәшәкәсе белән телевизорны ваткан.

Артистның оныгын видеога төшереп торган чагы туры килгән. «Минем онык телевизорның пультын таба алмаган. Әгәр дә телевизор ремонтларга кирәк булса, безгә китерегез. Сәет төзәтеп бирә», — дип яза ул видеога аңлатманы.

Телевизор өчен Җәвит Шакировка караганда аның инстадуслары күбрәк борчылган. Кечкенә Сәет тә берничә сәгать эчендә инстаграм йолдызына әверелгән — үзе турында бихисап комментарийлар кабул иткән.

«Тәрбиясез оныгыңны бөтен дөньяга күрсәтеп ятмасаң»; «Ярый әле шартламады, саграк булырга өйрәтергә кирәк. Үзеңнеке мал түгел, бабайныкы жәл түгел булып чыга инде бу»; «Бу оныкның арт ягына шушы таяк житми. Шуңа шулай кылана», — дип яза алар.

Инстачыларның икенче төркеме оныкны яклап чыкканнар. «Бик күп бала тилмереп урын өстендә ята. Уйнасын, чапсын, ул шуңа бала бит. Олы кеше кыланса, урынсыз булыр иде»; «Әби-бабай гастрольләргә китә, бик тиз алып куярлар яңасын»; «Балакаем, үзе дә курыкты. Нишлисең инде. Әйбер ватты дип, балаларымны беркайчан ачуланмадым. Нинди генә хәерче булсам да. Аллага шөкер, бар да бар. Бик дөрес, Җәвит абый», — диләр алар.

Җәвит Шакиров үзе дә: «Уйнасын, ватсын. Әйбер табыла ул. Иң мөһиме — үзе исән-сау булсын», — дип җавап кайтарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100