Бабай «акыллы домофон»нан ишек ачуны сорый - кызыклы видео
Домофон белән сөйләшкән бабайдан көләләр дә, аны кызганалар да.
Мессенджерларда домофон белән сөйләшкән бабай видеосы таралды.
«Акыллы домофон» урнаштырылган подъезд ишеге төбенә килгән агай «алла» дип әйтә һәм татар акценты белән сөйләшә. «Акыллы домофон» русча фотога төшүне, смартфонга кушымта йөкләүне сорый. Бабай домофонны аңламый, робот белән гадәти кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшүен дәвам итә. «Үз өемә кертмисез», дип ачулана, ахырдан роботны начар сүзләр белән сүгә.
«Ни булып бетәр икән дип видеоның азагына кадәр бабай өчен кайгырып тордым»,
«Арышыңны урлыйм, бабай тәрәзәдән керә».
«Бераз салып алсаң, өеңә дә керә алмыйсың».
«Мин елыйм».
«Мескен бабай. Озак газапладылар», — дип язалар ТикТокта.
@intertat ##кызык ##татарча ##умныйдомофон ##прикол ##татарскийюмор ##татарыпоймут
♬ оригинальный звук - ИНТЕРТАТ