Бабасын мунчада янгыннан коткарырга тырышкан алты яшьлек малайга ут капкан

Карелиядә алты яшьлек малай янгын вакытында бабасын коткарырга тырышканда үзе һәлак булган. Мәрхүм баланы медаль белән бүләкләделәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Александр Бастрыкин Карелиядә яшәгән алты яшьлек Святослав Юшковны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләде. Бала янгын вакытында бабасын коткарырга тырышканда тәненең 90 проценты пешкән", - диелә бу хәбәрдә.
Медальне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин баланың туганнарына тапшырган.
Фаҗига 30 августта була. Янгын вакытында алты яшьлек малай тәненең 90 проценты пешә. Фаҗига булган көнне бала бабасы белән дача йортында була. Алар икәүләп мунчага керәләр. Бабай мичкә якканда аңын югалта. Бала ир-атны мунчадан сөйрәп алып чыкмакчы була. Шул чакта балага ут каба.

Александр Бастрыкин Святославның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Ул баланы коткару өчен тырышкан табибларга һәм түрәләргә рәхмәт белдерә. "Нәни Святославның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә кала һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк була", - дигән ул.
Фаҗига 30 августта була. Янгын вакытында алты яшьлек малай тәненең 90 проценты пешә. Фаҗига булган көнне бала бабасы белән дача йортында була. Алар икәүләп мунчага керәләр. Бабай мичкә якканда аңын югалта. Бала ир-атны мунчадан сөйрәп алып чыкмакчы була. Шул чакта балага ут каба.
Бабай янгында һәлак була. Сабыйны хастаханәгә китерәләр. Соңрак аны Түбән Новгород пешү үзәгенә күчерәләр. Ләкин табиблар малайны коткарып кала алмый.