news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бабасы ишегалдыннан машина белән чыкканда таптаган нәни малай бүген үлгән

news_top
Бабасы ишегалдыннан машина белән чыкканда таптаган нәни малай бүген үлгән
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Туймазы районында яшәүче гаиләдә фаҗига була. Бабасы машина белән бәрдергән сабый хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, бабай кеше ишегалдында торган машинага кереп утыра һәм артка таба чыга башлый. Ул артта уйнап йөргән 3 яшьлек оныгын күрми кала. Шулай итеп машина сабыйны таптый.

«4 июльдә 69 яшьлек ир-ат ишегалдыннан чыкканда 3 яшьлек баланы таптый. Малайны авыр хәлдә хастаханәгә реанимациягә салалар. Бүген бала аңына килмичә үлә. Тикшерү бара», – дигәннәр республика дәүләт автоинспекциясендә.

Малай бик җитди имгәнә, табиблар мөмкин булган барысын да эшли, тик баланы коткара алмыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар