Волгоградта яшәүче 5 яшьлек малай хастаханәдә вафат булган. Хәзер җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
27 октябрьдә кич белән 58 яшьлек ир-ат оныкларын карбыз белән сыйлый. Ул карбызны урамдагы палаткадан ала. Балалар да, бабай да икенче көнне иртән үзләрен начар хис итә. 5 яшьлек малайны һәм аның 11 яшьлек апасын хастаханәгә 28 октябрьдә илтәләр. Табиблар 5 яшьлек малайның гомерен саклап кала алмый. Аның апасының гомеренә хәзер куркыныч янамый.
Якынча белешмә буенча, бала токсик гастроэнтерит сәбәпле үлгән. Җинаять эше ачылган. Карбызны экспертизага җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.