Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бабай сораган Илсөя Бәдретдиновага: «Анысы үзебезгә дә юк әле»

news_top_970_100
Бабай сораган Илсөя Бәдретдиновага: «Анысы үзебезгә дә юк әле»
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтрәдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова «Күрсәтәсем килә» дигән яңа программасының беренче концертын Чирмешәндә тәкъдим итте.

«Инде традициягә әверелде, гастрольләрне гел Чирмешәннән башлыйбыз. Сезнең хәер-фатыйханы алып, яңадан 200гә якын концертыбызны исәнлектә, күтәренке кәеф белән үткәрергә насыйп булсын», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы Чирмешән районы Бәркәтә авылында, үзе әйтмешли, авылның иң матур кызлары белән очрашуда булган. Анда район башлыгы Рамиль Тәлгат улы Әйбәтов та килгән.

«Бу очрашуны шушы район егете – бик тырыш, уңган егет Альмир оештыра. 2 көн рәхәтләнеп Чирмешәндә концерт куйдык. Кунак булдык», – дип язган җырчы һәм видео да куйган.

Анда җырчыга авыл апайлары матур теләкләр тели. «Оныкларыгыз белән паркларда матур әби булып йөрергә язсын» дигән теләккә җырчы «Кызлар, амин! Сез миңа берәр бабай теләп утырыгыз» дип җавап бирә.

Залдан «бабай үзебезгә дә юк!» дип кычкыралар. «Монысы шәп булды», – дип көлә район башлыгы. «Булмаган нәрсәне сорама» дигән сүз инде бу», – ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100