news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бабай эшләгәнне ярата»: Балалар авылга каникулга кайтты

news_top
«Бабай эшләгәнне ярата»: Балалар авылга каникулга кайтты
Видеодан скриншот

Шәһәрдә яшәүче оныклары Питрәч районы Тау Иле авылында яшәүче әби-бабайсы Сания һәм Фәрзетдин Гариповларга кунакка кайткан. Әби белән бабай оныкларын эш белән тәрбияләргә тырыша, эшне кушып кына торалар.

Әле оныкларын җыеп, яшелчә бакчасындагы чүпне утарга алып чыгалар, әле печән җыялар, чишмәдән су алып киләләр, чебиләргә үлән җыялар. 

«Каникулыгыз озын, өлгерерсез ял итәргә. Мин эшләгән кешене яратам, «эшли алмаганда» үземне дә сөймим», – дип такмаклап тора бабайлары оныкларының мәш килүенә куанып.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар