Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәмне фаҗигага әйләндермәс өчен нишләргә?

Фейерверк һәм петардалар – яңа ел бәйрәмнәрендә аларны куллану күптәннән инде традицион күңел ачу чарасы булып тора. “Татар-информ” корреспонденты хлопушка-шартлаткычларны ничек итеп сайларга һәм куркынычсыз итеп кулланырга, шул ук вакытта административ штраф алмаска кирәклеген белеште.

news_top_970_100
Бәйрәмне фаҗигага әйләндермәс өчен нишләргә?

Декабрь һәм гыйнвар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен традицион рәвештә тынычсыз айлар санала. Узган ел республикада яңа ел чорында 578 янгын чыккан, аларда 41 кеше һәлак булган һәм 48е зыян күргән. Ут 24 миллион сумнан артык зыян салган. Биредә барыннан да бигрәк ут белән сак эш итмәү сәбәп булып торган. 

 
Фаҗигале статистиканы киметү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәр елны пиротехниканы куллануда халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. 

Куркыныч уенчыкларны куллану кагыйдәләре турында безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендәге Профилактика эшләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр полковнигы  Максим Трущин сөйләде. 

Ничек сайларга

Махсус кибетләрдә сатылучы петарда һәм хлопушкаларга өстенлек бирергә кирәк. Пиротехника эшләнмәләрен беркайчан да урам базарларыннан яки тукталыштагы мәйданнардан сатып алмау хәерле.  

“Пиротехника ачык һавада сатылганда дым тартырга һәм ул  кулланырга яраксыз булырга мөмкин. Аны кулланганда нәкъ кирәкмәгән чакта үзлектән шартларга да мөмкин”, - дип сөйләде Максим Трущин. 




Сатып алганда кибетчедән яраклылык турында сертификат күрсәтүен сорарга кыенсынмаска кирәк. Тартмасы торышын һәм куллану срогын карагыз. Корпусы зыян күргән икән, алмаска киңәш ителә. Товар белән комплектта куркыныч классы һәм кайда җитештерелүе турында рус телендә язылган күрсәтмә булырга тиеш. Иренмичә генә куллану кагыйдәләре белән танышып алыгыз – ул сезнең һәм якыннарыгыз куркынычсызлыгы өчен кирәк.    

Барыннан да элек кешеләр фитиле булмаган петардалардан зыян күрә. Нәкъ менә алар кулда шартлый да, дип җиткерә хезмәткәр.  Узган ел Алабугада ун яшьлек баланың күзе һәм бите беренче дәрәҗәдә термик пешү алган. Ул бер үк вакытта ике петарда шартлатырга уйлаган булган, берсе исә кулында шартлаган. 


Балаларның үзләренә, ничек кенә сорасалар да,  андый эшне тапшырмау хәерле. Тартмадагы яшь чикләвенә игътибар итү бик мөһим.   

Казанда шундый ук фаҗигале хәл булган. Әнисе улына үзлектән петарда җибәрергә рөхсәт иткән, ә ул малайның кулында шартлаган. Ир баланың өч бармагы һәм уң кулы зыян күргән. 
 

Кайда кулланырга 

  • Фейерверкларны кулланганда йорт, электр линияләре, агачлар ничек урнашуын исәпкә алырга кирәк. Петардаларны беркайчан да балконнардан, түбәләрдән аттырмаска һәм кешеләргә юнәлтмәскә кирәк.  
  • “Петарданы шартлатырга куйгач, аның янына 30 секунд дәвамында якын килмәскә кирәк, соңгы залп ниндидер сәбәп аркасында башкаларыннан соңрак булырга мөмкин”, - дип игътибарны юнәлтә Трущин.
  • Бәйрәм көннәрен хастаханәдә үткәрмәс өчен барлык кагыйдәләрне истә тоту бик мөһим, дип белдерә хезмәткәр. Хәтта иң зарасыз тоелган  бенгаль утлары һәм хлопушки-конфеттилар да уяу булуны сорый.  
  • Бенгаль утлары кулланганнан соң кызу була, шунлыктан аларны теләсә-кая ташлау рөхсәт ителми, дип җиткерә җитәкче урынбасары.  
  • Фейерверк җибәргәндә кешеләрдән, хайваннардан, ягулы матдәләрдән, торак йортлардан һәм электр линияләреннән читтәрәк булган урынны сайлагыз. Пиротехниканы
  • 35-50 метр радиуста, көчле җил булганда аны өч-дүрт тапкыр арттырып кулланырга, ә җил секундына биш метр булганда, гомумән, кулланмаска киңәш ителә. 
  • Фитилен кабызганда өстенә нык иелмәскә, кулны сузып эшләргә кирәк.  Пиротехниканы батареяларда киптерергә уйламагыз, шулай ук аны актарырга яки үзгәртергә рөхсәт ителми.  

Быел 20 декабрьдән 2018 елның 10 гыйнварена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы режим кертелә. Бу исә пиротехника куллану, салютлар махсус урыннарда гына җибәрелүе контрольдә тотылачак дигән сүз.  Пиротехникаларны дөрес кулланмауда штраф 2дән 4 меңгә кадәр, янгынга каршы режим вакытында ул арта, дип җиткерә Максим Трущин.  


Узган ел законсыз рәвештә кулланылучы меңләгән очрак туктатып калынган, 103 гражданин административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе профилактика эшләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр полковнигы  Максим Трущин сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100