Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәмнәрдән соң ничек үз формаңа кире кайтырга?

Табиб бәйрәмнәрдән соң формага килү алымнарын әйтте.

news_top_970_100
Бәйрәмнәрдән соң ничек үз формаңа кире кайтырга?
pixabay.com

Озак вакыт авыр «бәйрәм» ризыклары — майонезлы салатлар, майлы кайнар ризыклар һәм ит ашау сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Чөнки организм токсиннар һәм кирәксез калорияләр белән тулган була. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шуңа күрә белгечләр яңа ел деликатесларын файдалы яшелчәләргә алмаштырып, разгрузочный көн ясарга киңәш итә. Тик пешкән бәрәңге белән түгел, ә свежий яшел үләннәр, кыяр, ташкабак һәм кәбестә белән. Шулай ук үсемлек мае белән ясалган җиңел салатлар һәм яшелчә ашлары да туры килә.

Диетолог Наталья Герасимова сүзләренчә, шулай ук алкогольдән баш тартырга, күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Составында калий күп булган шифалы сулар да эчәргә була. Шулай иткәндә бәйрәмнәрдә күп ашау, спиртлы эчемлекләр эчү һәм аз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыккан шешенүләрдән арынырга була.

Физик активлык һәм төнге йокы да организмны тернәкләндерергә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100