news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәйрәмнән соң коела башлаган Яңа ел чыршыларын кая куярга?

Өйгә алып кайтып куелган бәйрәм чыршысын тапшыру өчен берничә урын билгеләнде.

news_top
Бәйрәмнән соң коела башлаган Яңа ел чыршыларын кая куярга?
https://pixabay.com/

10 гыйнварда Казанда Яңа ел чыршыларын тапшыру өчен урыннар ачыла. 31 гыйнварга кадәр шәһәр халкы бирегә чыршы, пихта, нарат кебек ылыслы агачларны алып килеп калдыра ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Агачларны фермер хуҗалыкларына тапшыралар һәм хайваннар, кошлар өчен өчен аслык итеп кулланачаклар.

Чыршы тапшыру пункты тәүлек әйләнәсендә Гадел Кутуй урамындагы 160 йорт янында эшли. Биредә «Идел буе Экология компаниясе» урнашкан.

Агачларны Җиңү проспектындагы 141 йорт каршында, ягъни «Мега» сәүдә үзәге каршындагы бульвар янындагы контейнерга салып калдырып була.

Чыршыдан уенчыкларын алып куярга онытмагыз.

Былтыр шулай итеп 4 мең тонна чамасы ылыслы агачлар җыелган, аларны кәҗәләргә ашатырга тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар