Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм көннәрендә хастаханәләр нинди тәртиптә эшли?

Яңа ел каникулында Казанның сәламәтлек саклау системасы көчәйтелгән эш режимына күчә.

news_top_970_100
Бәйрәм көннәрендә хастаханәләр нинди тәртиптә эшли?

Алдагы бәйрәм көннәрендә Казанның сәламәтлек саклау системасы көчәйтелгән эш режимына күчә. 2020 елның 31 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр стационарлар, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары көн саен тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны хастаханәгә салу эше, республикада һәм Казанда эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өлкәннәр һәм балалар челтәре поликлиникалары 31 декабрьдә, 2, 5, 9 гыйнварда шимбә графигы буенча, 1, 3, 7 һәм 10 гыйнварда бәйрәм һәм ял графигы буенча эшли. Бу көннәрдә поликлиникаларда кизү терапевтлык бригадалары эшли, ә 4, 6 һәм 8 гыйнварда — терапевтлык һәм педиатрия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, халыктан чакырулар кабул итү һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләреннән тапшырылган ашыгыч ярдәм кабинетлары эшли. Моннан тыш, көндезге эш режимы бүлекләре эшли.

Травматология пунктлары тәүлек буе эшләү режимында пациентларны барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр буенча кабул итәчәк.

Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшли.

Өлкәннәр өчен стоматология поликлиникалары 31 декабрьдә шимбә графигы буенча, 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез стоматология ярдәмен барлык көннәрдә тәүлек буе Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча урнашкан поликлиникада күрсәтәчәкләр.

Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда табиблар эшенә килгәндә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү торачак. 31 декабрьдә берәр бригада «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда эшләячәк. 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре Кремльдә һәм Благовещенск соборында кизү торачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре арасыннан җаваплы кизү торучылар бу көннәрдә ялларсыз 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Соңыннан, 15.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Казан буенча җаваплы кизү торучы — шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100