Бәйрәм көннәрен генә отпуск итеп алырга ярыймы?

Россия Хезмәт министрлыгы түрәләре еллык отпускны шимбә яки якшәмбедән башлап бирү Россия Хезмәт кодексына туры килми дип саный. Әгәр хезмәткәр еллык отпускын ял көннәренә генә туры китереп алса, компаниягә 50 сум штраф салыначак. Россия Хезмәт министрлыгының 2018 елның 7 декабрендә чыгарган N 14-2/ООГ-9754 хатында шул хакта хәбәр ителә. Бу турыда Рамблер.Новости хәбәр итте.
Шулай итеп, еллык түләүле отпуск көннәрен ял һәм бәйрәм көннәренә генә туры китереп алырга ярамый.
Закон буенча, хезмәткәргә ел саен отпуск бирелергә тиеш. Ул эш елының теләсә кайсы вакытында була ала. Аның көннәре ел саен түләүле отпуск бирү чиратына туры килергә тиеш. Чират отпусклар графигы буенча билгеләнә.
Эшкә урнашкач, беренче елдагы отпуск алты ай өзлексез эшләгәннән соң бирелә.