Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм иртәсендә күрше төбәктә алты кеше янып үлгән

Фаҗигадә өч баланың гомере өзелгән.

news_top_970_100
Бәйрәм иртәсендә күрше төбәктә алты кеше янып үлгән
https://chuvashia.sledcom.ru

2021 елның 1 гыйнвар иртәсендә Чувашиядә коточкыч фаҗига була. Орнары авылында шәхси йортта алты кеше, шул исәптән өч бала янып үлә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын чыккан вакытта өйдә өч бала һәм өч олы кеше була. Йорт хуҗасы — 51 яшьлек ир-ат, аның белән яши торган хатын, бу хатынның ике кызы һәм кызларның берсенең өч баласы өйдә чакта ут чыга. Нәни балаларга 10, 7 һәм 4 яшь. Фаҗигадә бары тик йорт хуҗасы гына исән кала. Ул җитди имгәнмәгән, аны хастаханәгә салу таләп ителмәгән.

Янгыннан соң җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын чыккан йорт янына авылдашлары җыелган. Алар йорт хуҗасын күреп алган. Хуҗа утны сүндерергә маташкан. Ул өйдә 50 яшьлек хатын Вера, аны ике кызы һәм оныклары булуын да әйткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вераның ике кызы да бәйрәмгә бирегә килгән булуы ачыкланган. 31 яшьлек Фиолина үзе белән өч баласын да алып килгән. Бу ун яшьлек Алсу, җиде яшьлек Александра һәм дүрт яшьлек Дарина булган. Аларның мәетләрен хәрабәләрне актарганда тапканнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100