news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм чыршысын, кирәге беткәч, кайда тапшырырга?

Казанлылар чыршыларын... кәҗәләргә тапшыра ала.

news_top
Бәйрәм чыршысын, кирәге беткәч, кайда тапшырырга?
Теләге булган һәркем быел Яңа ел бәйрәме өчен сатып алынган чыршы агачын яңа ачылган пунктка алып килеп, контейнерга сала ала. Агачларны 10 гыйнвардан, ягъни бүген кабул итә башлаячаклар, - дип яза РБК Татарстан.

Халыктан җыеп алынган чыршыларны Югары Ослан районында урнашкан фермер хуҗалыгына тапшырачаклар. Шеланга авылы фермеры Мурат Сираҗин чыршыларны ылыслы ботаклар ашарга яратучы Швецария кәҗәләренә азык итеп бирәчәк. Пункт 31 гыйнварга кадәр Казанның Гадел Кутуй урамы, 160 адрес буенча тәулек буе эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар