Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәйрәм» ансамбле егетләре Габделхәй Биктаһиров янына кунакка кайткан

«Эчкерсез сөйләшүләр, үгет-нәсихәтләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт», — дип яза егетләр инстаграмда.

news_top_970_100
«Бәйрәм» ансамбле егетләре Габделхәй Биктаһиров янына кунакка кайткан
https://www.instagram.com/bairam_ansamble_official/

Хәния Фәрхи җитәкләгән «Бәйрәм» ансамбле егетләре мәрхүм җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров янына кунакка кайткан. Фотоларга карагач Габделхәй абыйның әлеге очрашуга ни дәрәҗәдә сөенгәнен аңлау кыен түгел.

«Вакыт барысын да үз урынына куя, әмма без күңелебезгә якын кешеләрнең, ара ераклыгына да карамастан, һәрвакыт безнең янәшәбездә булуы турында уйланмыйбыз. Бүген бик теләп күп еллар бергә иҗат иткән тугры дустыбыз, яраткан шефыбыз янына кайтып килдек. Кызганычка каршы, элекке вакытларны кире кайтару мөмкин түгел, ләкин матур хатирәләр исән. Йортыгызга чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең йорт безнең өчен һәрвакыт туган йорт кебек булды һәм шулай булып калачак та.

Эчкерсез сөйләшүләр, үгет-нәсихәтләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт. Алда безне планнар һәм зур эшләр көтә. Нокталар куелган. Без алга барабыз, әмма Хәния апа Фәрхи-Биктаһирова турындагы якты истәлекне күңелләребездә мәңге сакларбыз», — дип язган егетләр ансамбльнең инстаграм сәхифәсендә.

Егетләр бүгенге көндә җырчы Иркә төркемендә эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100