Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәяләр артудан зарланып кемгә шалтыратырга була?

Монополиягә каршы хезмәт бәяләрне спекулятив арттыруны ачыклау һәм булдырмауга юнәлтелгән атналык отчетны әзерләгәндә шушы белешмәләрне дә кулланачак.

news_top_970_100
Бәяләр артудан зарланып кемгә шалтыратырга була?
Владимир Васильев

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе бәяләр артуны контрольдә тоту өчен кайнар элемтә ачты. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе товарлар, хезмәтләр бәясе үзгәрү һәм аларның бармы-юкмы икәненә кагылышлы сораулар буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итүне оештыра.

Хәбәрләрне кабул итүне Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең монополиягә каршы бүлеге белгече Эмиль Альбертович Гыйбадуллин башкара», диелә хәбәрдә.

Шалтырату өчен номер: +7 987 273-57-70.

Әлеге белешмәләрне монополиягә каршы хезмәт бәяләрне спекулятив арттыруны ачыклау һәм булдырмауга юнәлтелгән атналык отчетны әзерләгәндә кулланачак, дип хәбәр итә ведомство.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100