Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәяләр арта - гооол! Бензин хакы арта - гооол! Журналист Рәмис Латыйповтан күзәтү

Казанда сабан туен бер мәйданда үткәрү дөресме? 1 июльдән бәяләр артуга безнең халыкның мөнәсәбәте нинди? Хәләл этикетка белән дуңгыз ите сату нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде? "Кызганычка каршы" дип сөйләшү дөресме? Болар "Татар-информ"ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов күзәтүендә.

news_top_970_100
Бәяләр арта - гооол! Бензин хакы арта - гооол! Журналист Рәмис Латыйповтан күзәтү

Казанга Сабан туе кирәкме?

Быел Казанда Сабан туе ике мәйданда уза. Элек ул 7 мәйданда уза иде, кими-кими, бергә калды.

Бөтен Казан кешеләрен Идел буе районындагы Каенлыкка җыя башладык соңгы елларда. Ә элекке заманда Горький паркында, Кварталда да уза иде ул.

Дөрес, автобуслар шәһәрнең төрле җиреннән йөреп тора. Бер мәйданда гына узгач, акчага да экономиядер, шәбрәк тә узадыр. Әмма инде минем танышлар арасында Каенлыктагы бердәнбер сабан туена йөрүчеләр калмады. Сәбәбе – ерак, барсаң барып җитәрлек, кайтсаң, кайтып җитәрлек түгел. 

Авыл кешеләре Казанга йөрүдән дә туктады. Машинада килсәң, чират торып хәлдән таясың, әле тукталыштан соң да мәйданга барып җитәрлек түгел.

Элекке заманда трамвайга гына утыра идең дә, биш-алты тукталыш дигәндә, барып җитәсең. Сабан туена килгән кешеләрнең күпчелеге бит бөек җырчы Филипп Киркоровның бик матур итеп җырлаганын карарга бармый. Ул – аралашу урыны. Туганнар, дусларның очрашып, сөйләшә торган бәйрәме. Татар кешеләренә үзләренең татар икәнен җиңел форматта төшендереп бирә торган урын. Сәясәттән ерак булган, татарлык, татар теле турында уйланмаган кешеләрнең “без – татарлар” дип куаныша һәм горурлана торган бәйрәме. Берләштерә торган урын. Чәкчәк, “Туган тел” шигыре, “Мин яратам сине, Татарстан”лы Салават һәм “Әпипә”ләр кебек үк бер символ.

Әйе, Сабан туе шәһәр бәйрәме түгел, авылныкы, язгы сабаннан соң үткәрелгән, тегесе-бусы. Әмма ул татарлыкның символы. Аны да тартып алсак, безнең халыкны берләштерә торган ни генә кала соң? Шуңа да Казан сабан туеның ике мәйданга кире кайтуын татар кешесе бик куанышып, шатланышып һәм сөенешеп кабул итәргә тиештер. Алайса Сабан туеның кодрәтен килгән кешеләр саны белән исәпли башладылар. Фәләнчә йөз мең кеше килгән. Алла Пугачева җырлаган! Җырламагае. Аның җыры кирәкмени сабан туена килгән кешегә. Татарлар очрашсын, үз телендә аралашып кайтсын. Менә шул сорала ул бәйрәмнән.

Хәләл этикеткалы дуңгыз ите

“Челны-мясо” ширкәте дуңгыз итен “хәләл” дип язылган этикетка белән чыгарган. “Татар-информ”ның шуны язуы зур гаугага сәбәпче булды. Этикетка футбол чемпионаты уңаеннан чыгарылган һәм аның Хәләл комитеты сертификатына катнашы юк. Әмма бу күренештә иң гаҗәбе шул - казус турында язгач, кайберәүләр безне гаепли башлады. “Бу хәләл комитетыныкы түгел, сатып алган кеше үзе гаепле”. Соң, җәһәннәм тишегеннән Казанга килгән турист каян белсен соң ул Россиядәге чын сертификат нинди булырга тиешлеген? Ул кибеткә керә, күрә “Хәләл” дип язылган дуңгыз итен. Безнең чыгарган гауга – ул үз эчебездә чыккан гауга. Ә менә җиңелү ачысыннан кара хәсрәткә баткан Согуд Гарәбстаны журналисты гауга чыгарса, бер дә матур булмас иде.

Бу вәзгыятьтә иң дөрес адымны Хәләл стандартлары комитеты һәм Диния нәзарәте эшләде. Комитет “Челны-мясо”дан хәләл сертификатны алу турында белдерделәр. Мөфти бу гамәлне бик начар дип бәяләде. Нәтиҗәдә, “хәләл” этикеткалы чучкалар сатудан алынды. Бар да шат, проблема хәл ителде.

Татар авыллары да - сугыш корбаннары

22 июнь – сугыш башланган көн. Ил тарихындагы иң куркыныч даталарның берсе.

Бөек Ватан сугышы ниндидер героик вакыйга буларак күз алдына китерелә. Авыл саен урнаштырылган монументларда – автомат кочаклаган солдатлар, “мәңгелек дан!” дигән сүзләр.

Безнең илдә берәр якыны шул сугышта үлмәгән кеше юк. Типсә тимер өзәрдәй күпме ирләре харап булып та яши әле бу ил.

Берничә ел элек мин бик тетрәндергеч күренешкә тап булган идем. Арча районында Яңа Әтнә дигән авыл булган, иң зур чагында да йортлар саны сиксәннән артмаган. Хрущев заманнарында “перспективасыз” дип табылып, юкка чыккан, хәзер инде аның хәтта исеме дә калмаган. Шул авылдан 21 кеше сугыштан әйләнеп кайтмаган. Бу авыл да шул ук сугышның корбаны. Япь-яшь егетләрен югалткан авылның бетүгә йөз тотуы гаҗәп түгел. Җәйнең иң озын көне иң куркыныч көн булып ил тарихына язылып куелган.

Бөек Ватан сугышы истәлегенә куелган һәйкәлләр арасыннан иң дөресе дип мин инде мәрхүм депутат Азат Зыятдиновның туган авылына куйдырганын атар идем. Анда дүрт графа. Сугышта вафат булганнар, исән кайтканнар, тол хатыннар һәм ятим калган балалар. Һәм язу. “Сугыш афәтләре кабатланмасын иде!”.

“Үлгәннәрне генә язып куялар. Аның бит фаҗига икәнен күрсәтергә кирәк. Үлгәннәргә “Мәңгелек дан” диләр дә, сугышның башка корбаннарын күрмәскә тырышалар” дип аңлаткан иде Азат абый.

“Безнең ил нигә шундый” дигән сорауга җавап эзләгәндә бу датаны һич кенә дә онытырга ярамый. Тарихны кирегә әйләндереп куеп булмый, әмма сугышның нәрсә икәнен хәтердән чыгармас өчен моны хәтердә тотарга кирәк.

 Бәяләр арта: Гооол!

Камчатка депутаты, бензин бәяләре артуга протест йөзеннән, парламентка ат җигеп килгән. Алтын чыккан җирендә кадерле дигән сүзләрнең дөреслеген раслап, бензин арта да арта.

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыкка хезмәтләре өчен тарифлар артты. Җәй чебен-черки чыккан, сабан туйлары узган кебек, традицион рәвештә бәя дә арта. Җәйнең бер яме булып тора ул бәя арту. Шул уңайдан, бер мәзәк.

2035 ел. Бер бабай хәер сорашып утыра име. Моннан сорыйлар:

- Бабай, син бәяләр артканда нишләдең соң? Шулай ук дәшми утырдыңмы?
- Юк, мин кычкырдым!
- Нәрсә дип кычкырдың?
- Гоооол!!!

Футбол ни ул дигәч, берәүсе "22 миллионерның бер туп артыннан чабып йөрүе" дигән ди бит. Миллионерлар чаба, ә без карап куанабыз. Футбол шаукымы быел күп күренешләрне читтә калдырды. Миллионлаган туристның Казанга килүенең уңай яклары күп билгеле – күпме төзелеш, мәңге чистармас кебек урыннарны тәртипкә китерделәр. Әмма бер әйбер элек тә булган, хәзер дә дәвам итә. Читләр каршында оятка калмаска иде. Ә безнең халык – чыдам. Түзәр әле. Ә түзә алмый бик интексәгез, әнә футбол мәйданы, чыгыгыз да кычкырыгыз:

- Гооооол!

Иң мөһиме – туп син яратмаган илнең капкасына кермәсен. Ә үз тормышыбыз – икенче генә түгел, егерменче планда. Алар тубын тибәр дә кайтып китәр, җәйдән соң көзе дә килер. Менә шул вакытта ачык кесәләргә карап: “Гооол!” дип кычкырлык булмасын иде ул.


Әдәби тел: “Кызганычка каршы”

Соңыннан – “әдәби тел”. Татар телен бозган әйберләрнең берсе – “кызганычка каршы” сүзе. “К сожалению”ның калька тәрҗемәсе. 

Кызганыч, "кызганычка каршы" дип язабыз һәм сөйләшәбез.

Нигә каршы? Гап-гади сүз бит инде - “кызганыч”. Каршысы нигә кирәк? “Кызганычка каршы” булгач, кызганыч булмый бит инде ул, сүзнең мәгънәсе бозыла.

Дөресе – кызганыч. Һәм бары тик шулай гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100