Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәя арта, дисәтинә кими: Казанда сатуга алты данәле йомыркалар чыгарганнар

Әле гыйнвар башында гына кибет киштләрендә тугыз дисәтинәле йомырка сата башлаулары хакында язган идек. Татарстанның “Ак барс” кошчылык фабрикасы филиалы “Яратель” аларны да уздырган. Күптән түгел фабрика тармасына алты данә кергән йомырканы сатуга чыгарган.

news_top_970_100
Бәя арта, дисәтинә кими: Казанда сатуга алты данәле йомыркалар чыгарганнар

Хәтерләсәгез, йомырка бәясе ноябрь аенда күтәрелә башлаган иде. Хәзер Казан кибетләрендә бер дистә йомырка өчен 64 сумнан алып, 89 сумга кадәр акча түләргә туры килә. Ташламалар вакытында 59,9 сумга да алырга мөмкин. Әлбәттә сүз беренче сортлы йомырка хакында бара.

Инглиз хәрефләре белән “Зур ферма” бренды асытнда чыгарылган алты данәле йомыркаларның бәясе исә 61,9 сум. 

Бу брендның логотибын эшләгән фирманың сайтында “Grande ferme” премиум класслы йомырка дип күрсәтелгән. Кызык, йомырка “премиум” булсын өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? 

“Хәләл” йомыркаларга күнегеп беткән идек инде. Ә менә байлар өчен генә тавык  йомыркалары моңа кадәр сатуда юк иде әле. Аларның сарысы алтын кисәкләре беләнме, әллә башка породалы тавыклар саламы икән? Данәсе 10 сумнан да арткан бу “лакшери” йомырканы алып ашап карыйсы булыр әле.

Сүз уңаеннан, авыл йомыркасының бәясе һаман да шул ук. Безнең авылда җәен дистәсен 50-60 сумнан, кышын 70 сумнан саталар. Шәһәр тавыгы салган йомырка белән авылныкы аермасын язып торасы юк.

P.S. Почтада посылка алырга чират торганда бер әби: “Йомырка хәзер алтын бәясе йөри. Туксан сумга мин күкәй сатып аламмы инде шул пенсиям белән”, - дип сөйләп торганы искә төште. Күрәсең, йомырка җитештерүчеләр “йоклап” ятмый. Барыбер сату юлларын таба. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100