Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенләй җырламасагыз да исебез китми» - Инстачылар Ландышка дәгъва белдерә

Инстачылар Ландышны эштәге борчуларын интернет киңлекләренә чыгаруда гаеплиләр.

news_top_970_100
«Бөтенләй җырламасагыз да исебез китми» -  Инстачылар  Ландышка дәгъва белдерә
Владимир Васильев фотолары

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм сәхифәсендә Марат Гәрәевның Иркәнең Динәгә булган көчле тәэсире, «Барс-Медиа» ширкәтендә иҗади процесс белән дә нәкъ менә Иркәнең идарә итүе хакында сөйләгән видео урнаштырган.

«Тормышта төрле хәлләр була, менә бу ситуация дә барыбызга да гыйбрәт булсын иде! Аңлыйм, кайберләрегез артистларга ышанып та бетми! Бәлки менә әтисенең чын йөрәктән чыккан сүзләре, җан тавышы сезне уйланырга мәҗбүр итәр», — дип язган Ландыш.

Шоу-бизнестагы соңгы яңалыклардан халык инде туйган булса кирәк, комментарийлары шул рухта язылган:

«Ә безгә барыбер, без эштәге борчуларны инстаграмга чыгармыйбыз бит, бөтенләй җырламасагыз да исебез китми»:

«Намаз укысалар, болай тавышланып йөрмәсләр иде, әнә җырчы Гүзәлемнән үрнәк алыгыз»;

«Сез бу пычраклыкны кемгә җиткерергә телисез соң? Татар эстрадасына килешми. Акыллырак булып, үзегезнең мәшәкатьләрегезне үзегез хәл итсәгез иде. Халык сездән яхшы яңалыклар гына көтә, матур җырлар, матур фотолар»

«Иркә, афәрин! Акыллы, көчле, булдыклы кеше, талантлы җырчы. Гайбәтчеләр дәрәҗәсенә төшмәде, өстен булып калды. Римма апа Ибраһимова бик гарьләнәдер бу хәлгә. Кызганыч…»;

«Бу сценарий буенча сериал төшерсәң була, төрек сериаллары читтә торсын»;

«Ландыш, артыкка китте бугай, бәлки бу ситуацияне онытып җибәрергәдер».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100