Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтенләй ит ашамасаң, нәрсә була?

Вегетарианлык диетасын тотучылар рационга ит ризыкларын бөтенләй кертми.

news_top_970_100
Бөтенләй ит ашамасаң, нәрсә була?
https://pixabay.com

Рационда бөтенләй итле ризыклар булмаса, кеше организмында бик мөһим витаминнар һәм минераллар дефициты башлана, анемия барлыкка килә, тешләр бозыла. Бу турыда РИА Новости агентлыгына диетолог Ольга Кораблева сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, итсез рационга адаптациянең беренче көннәрендә корсак күперә, газлар барлыкка килә. Аннары вегетарианлыкка күчү дәвамында D, B12 витаминнары, йод, фосфор һәм кальций җитешсезлеге күзәтелә.

Моннан тыш, тешләр бозыла, чәч коела башлавы ихтимал, тән тиресе корый. Тырнаклар да сынучанга әверелүе ихтимал.

«Анемия куркынычы арта. Соңрак стадияләрдә сез сулыш җитмәүдән, энергия булмаудан, гел йокы килүдән, тиз арудан интегә башларсыз», — ди Ольга Кораблева.

Ул вегетарианлык диетасы һәрвакытта да начар нәтиҗәгә китермәскә мөмкин булуын да искәртә. «Ярты елга бер анализлар тапшырыгыз. Мәсәлән, кан һәм бәвелгә гомуми анализ. Ферритин, тимер һәм башкаларны тикшереп торыгыз», — дип киңәш итә диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100