Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенесе өчен борчылам, ә болай мин юаш»: баланы имгәткән егетне СИЗОга җибәрделәр

Чаллының ЗЯБ бистәсендәге бер ишегалдында килеп чыккан низаг шәһәрдә зур шау-шу куптарды. Балалар шалаш төзергә дип җыйган ботаклар белән беренче каттагы фатирның тәрәзәсен сыдырган.

news_top_970_100
«Бөтенесе өчен борчылам, ә болай мин юаш»: баланы имгәткән егетне СИЗОга җибәрделәр
Эльвира Мөхәммәтдинова

Бу хәлдән соң хуҗа кеше ярсып урамга чыккан һәм малайларның берсенә ташланган, шуннан соң бала хастаханәгә эләккән. Әлеге вакыйгага «Татар-информ» ачыклык кертте.

Тәрәзә пыяласын ботак белән сыдырган өчен бер ир-атның балага ташлануы һәм аны имгәтүе турында Чаллыда зурдан кубып фикерләшәләр.

Социаль челтәр кулланучыларның кайберләре язуынча, аларны олы ир-атның акылсызлыгы шаккаттырган.

«Пыяладагы тырналган эз өчен ничек балага шулай ташланырга була инде?» — дип аптырый алар.

Ни гаҗәп, кайберләре бу хәлгә зыян күргән ир-ат күзлегеннән карарга тырыша.

«Хәзерге балалар теләсә кемне чыгырыннан чыгара. Шулкадәр иркә, узындырылган, зурларның кисәтүләреннән күзгә карап көләләр, бөтенесен үч итеп эшлиләр. „Шешәләрне ватмагыз, урам себерүчегә пыяла ватыкларын җыясы була бит“, - дип әйтсәң, алар шуны бар көчләренә асфальтка бәреп вата башлый. Андыйлар белән ничек сөйләшәсең инде?» — дип язган бер «яклаучы».

Ә хокук саклау органнарының бу хәлгә карага үз фикерләре — 17 августта төнге икенче яртыда 26 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдьяровны аңлы рәвештә яшүсмернең сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепләп кулга алдылар. 18 августта суд аңа җәза бирде.

Гаепләнүчене суд залында кулларын богаулап алып керделәр. Егет шактый нык гәүдәле. Ул борчылып, башын иеп утырды. Гаебен тануы кыяфәтенә чыккан иде.

Рөстәм Мөхәммәдьяров «столяр-плотник» белгечлеге буенча төзелеш колледжында укыган. Әмма һөнәре буенча эшләми, ә ремкомплектлар һәм автомобиль запчастьләре өчен катыргы тартмалар эшли икән. Кереме дә әллә ни мактанырлык түгел — аена нибары 15 мең чыга. Өйләнмәгән, балалары юк.

Ир-атның кайбер авырулары да бар, аның берсе неврология белән бәйле.

«Барысы өчен дә борчылам, шуңа күрә тәнемә тимгелләр чыга. Ә болай мин юаш, тыныч кеше — мәктәптә дә, колледжда да шелтәләр булмады», — диде Мөхәммәдьяров судта.

Судта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булганлыктан, егетнең үзен уңайсыз хис итүе бик сизелә иде.

«Мине бит соңыннан урамда таный башларга мөмкиннәр. Кирәк дип тапсалар, төшерсеннәр соң…» — дип оялып кына әйтеп куйды гаепләнүче.

Рөстәм Мөхәммәдьяров булган хәлнең үз версиясен сөйләде. Ул шаян малай тәрәзәне очраклы гына сыдырмаган дип ышандыра.

«Ул малай тәрәзәгә таяк белән бәргәләде, шуңа күрә мин урамга чыктым да», — диде ул. Аның сүзләренчә, ул баланы этеп кенә җибәргән, әмма көчен бәяләп бетермәгән, малай егылган һәм бордюр ташына башын бәргән.

Мөхәммәдьяровның адвокаты әйткәнчә, малай егылганнан соң аңын югалтмаган, үзе торган һәм өенә кайтып киткән, шунда әлеге хәл турында сөйләгән.

Адвокат Рөстәм Мөхәммәдьяровның гаебен тануына да игътибарны юнәлтте. Гаепләнүче 11 яшьлек баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә түгел, ә саксызлык белән зыян салган, дип уйлый адвокат.

«Бу бәхетсезлек очрагы булды», — дигән җөмлә әйтелде судта.

Адвокат әйтүенчә, гаепләнүче салган зыянны компенсацияләргә әзер, әмма моның өчен аңа иректә калырга һәм эшләргә кирәк.

«Аның җыелган акчасы юк. Кереме күп түгел, шуңа күрә аның бу акчадан да мәхрүм калмавы мөһим», — диде адвокат.

Прокурор һәм тикшерүче егет җинаять белән шөгыльләнүен дәвам итәргә, шаһитләргә басым ясарга, хөкемнән качарга мөмкин дип аны кулга алуны таләп иттеләр.

Агентлык хәбәрчесе әлеге хәл килеп чыккан ишегалдындагы йортларда яшәүчеләр белән сөйләште. Аларны балаларның бу хәлне ничек аңлатулары борчый.

«Бу хәл булган йорт — биш катлы. Беренче каты нигездән шактый гына югары урнашкан. Тәрәзәне ничек сыдырып була икән, аңлашылмый. Өстәвенә, андагы тәрәзәләргә рәшәткәләр дә куелган. Йорт ишегалдында балалар өчен зур мәйданчык бар. Әмма андагы җиһазлар яшүсмерләр өчен кызыклы түгелдер инде, күрәсең. Аларга яңа уеннар бир! Үзләренә теләсә нинди корылмалар ясасыннар, тик мондый имгәнүләр генә булмасын», — диде бер ханым.

Икенчесе: «Балалар гел шаяра инде. Бу бит аларга йодрык белән ташланырга сәбәп түгел. Үзеңне кулда тотарга кирәк!» - диде.

Суд ике якны да тыңлады, Рөстәм Мөхәммәдьяровны ике айга, 17 октябрьгә кадәр СИЗОга җибәрде.

Чаллының Ашыгыч ярдәм медицинасы хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, малай хәзерге вакытта нейрохирургия бүлегендә ята. Аны баш сөяге сынган булган, хәзерге вакытта аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100