Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтендөнья татар яшьләре форумы: 999 "Әйе" һәм 1 "Битараф"

1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла. "Татар-информ" форумга кыскача күзәтү ясый һәм форум турындагы фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Бөтендөнья татар яшьләре форумы: 999 "Әйе" һәм 1 "Битараф"
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы:
1. Форум турында мәгълүмат.
2. Форумның җитәкче органнарын сайлау.
3. Форумның рәис Тәбрис Яруллинның рәислеккә кандидатлар турында фикерләре.
4. Рәис урынбасары Айрат Фәйзрахмановның милли мәгариф турындагы тәкъдиме.
5. Рәис урынбасары Рәдиф Кашаповның түбәтәй һәм "Үзгәреш җиле" фестиваленә карата тәкъдимнәре.
6. Форум делегатларының һәм кунакларның форум, рәис, җитәкче органнарны сайлау турындагы фикерләре һәм тәнкыйте.
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елда оештырыла. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегатны җыйган беренче съезд үткәрелә. Хәзер форум төрле төбәкләрдәге 100дән артык татар яшьләре оешмаларын берләштерүче орган. VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000 тирәсе делегат катнашты дип белдерелде. 
    Форумның программасы вакыйгаларга бик бай итеп төзелгән иде. Делегатлар берничә көн эчендә бик күп чараларда катнашты. Беренче көнне алар Иске татар бистәсе белән танышты, "Калеб"тә татар халык биюләрен өйрәнде. Икенче көнне форумның пленар утырышы узды. Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты сүзлəрен җиткерде. "Бай мирасыбызны саклап калу, үстерү мəсьəлəлəре тагын да актуальлəшə. Боларны хəл итү татар яшьлəренə йөклəнə. Нəтиҗəле эшлəвегезне, дөрес карарларны кабул итүегезне телим", - дип əйтелде Президент котлавында.


    "Бөтен өмет яшьлəрдə. Форумның төп максаты - форумга килгəн кешелəрнең татар мохитендə булуы. Безгə күп идеялəр кирəк, аларны сездəн, яшьлəрдəн, алырга була", - дип саный Милли Шура рəисе.

    Форум җитәкчеләренә - Татар яшьлəре форумының урынбасарлары Рəдиф Кашапов, Айрат Фəйзрахмановка ТР Президенты исеменнəн Рəхмəт Хатлары тапшырылды.

    Шул ук көнне форум делегатлары үзләренең проектларын тәкъдим итте. Делегатлар, төбәкләр буенча төркемнәргә бүленеп ("Татарстан", "Төньяк төбәкләр", "Чит илләр" һ.б.) үзләренең тәҗрибәсе белән таныштырды. Чакырылган экспертлар һәм катнашучылар, аларга сораулар биреп, проектларны башка төбәкләргә тарату мөмкинлеген, эшләнеп бетмәгән якларын ачыкларга тиеш иде.

    Форумның өченче көнендә узган сессияләрдә делегатлар, үзләрен кызыксындырган темалар буенча (“Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Гаилә һәм тәрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа” ) фикер алышты. Шулай ук танылган астрофизик Рәшит Али улы Сөнәев белән очраштылар. 

    Шул ук көнне форумның җитәкче органнары сайланды. 

    Форумның җитәкче органнарын сайлау


    Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев рәис итеп Тәбрис Яруллинны сайларга киңәш итте. Кандидатның үзеннән рәис булырга ризамы-юкмы икәнен сорадылар. Тәбрис Яруллин риза булуын әйтте. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тагын кемнәрне кандидатлыкка тәкъдим итеп булуы белән кызыксынды. "Тагын кем?" - дип мөрәҗәгать итте ул залга. Тәкъдимнәр булмады. Рәис итеп Тәбрис Яруллин кандидатурасы гына тәкъдим ителде.

    Пленар утырышта бер кеше битарафлык белдерде, башкалар Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде. Рәис итеп бер генә кандидатура тәкъдим ителде. 

    • Тәбрис Яруллин форум рәисе итеп 2012 һәм 2016нчы елларда сайлап куелган иде. 
    Шулай ук алдагы ике елга форумның идарә органы сайланды. Тәбрис Яруллин 50 кешелек исемлекне укыды. Пленар утырыш вакытында тәкъдимнәр булмады. Кандидатлар бертавыштан хупланды. Бер генә кеше битараф булды.

    Форум рәисе Тәбрис Яруллин тәкъдиме белән, рәис урынбасарлары итеп моңарчы шул ук вазифада эшләгән Айрат Фәйзрахманов, Рәдиф Кашапов һәм Гүзәлия Гыйниятуллина бертавыштан сайланды. Каршы тавыш бирүчеләр, альтернатив кандидатлар тәкъдим ителмәде.

    Утырыш алдыннан делегатларга форумның резолюция проекты тәкъдим ителгән иде. Делегатларга резолюцияне кабул итәргә тәкъдим булды. Алдагы тавыш бирүләрдәге кебек үк, бер генә делегатның битарафлык белдерүе белән, резолюция кабул ителде.

    Форум җитәкчеләре әйткән фикерләр белән танышып үтик.

    Форум рәисе Тәбрис Яруллин: "Рәис булырлык яшьләр әзер"

    Тәбрис Яруллин "Татар-информ" хәбәрчесенә рәис булырлык яшьләр әзер, дип белдерде. “Хәзер үк бар иде. Ике ел элек (алдагы форум узганда – ТИ) бар иде. Мин моны алмашсыз урын дип санамыйм. Аллага шөкер, безнең командада һәркем көчле шәхес. Конкурент оешма булганда, безнең арабызда лидерлар күп. Алар сөйли дә, фикер белдерә дә белә, креатив, уңганнар”, - диде ул.

    Кем форум рәисе була ала дип сорагач, ул үзенең урынбасарлары Рәдиф Кашапов, Айрат Фәйзрахманов исемнәрен атады. “Яшь буынны атап тормыйм”, - диде ул.

    “Идарәдә утыз яшьлеккә кадәргеләр бармы?” – дигән сорауга Тәбрис Яруллин уңай җавап бирде. Идарәдә тугызынчы класс укучылары да бар икәнен сөйләде.“Ләкин без бит утыз яшьлекләр буыны. Утыз яшьлек егермеләп кеше”.

    Тәбрис Яруллин форумны демократик караштагы оешма дип белдерде, мөнәсәбәтләрнең вазифаларга бәйле рәвештә корылмаганын әйтте. “Безнең берләшмәдә һәркем үз фикерен белдерә”, - диде ул. 

      Дүртенче көнне делегатлар Болгар, Арча белән танышты. Якшәмбе көнне исә "Печән базары" фестивалендә катнашты.

      Форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: Безне милли мәгариф кенә коткарып кала ала

      Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов яшь буын җилкәсендә татар сыйныфларын торгызу бурычы булуын искәртте.  "Безне бүген милли мəгариф кенə коткарып кала ала. Дөнья тəжрибəсенə күз салсак, алгарышлы иллəрнең милли мəктəплəре бар. 20гә якын татар мəктəбе булса да, икесе генə тулысынча татарча укыта. Дəүлəтнең ярдəме булса гына милли мəктəп торгызыла ала", - ди Айрат Фəзрахманов.

      "Безнең буын жилкəсендə татар сыйныфларын торгызу бурычы да бар. Татар телле егетлəр мəктəбе дə оешыр дип өметлəнəм. Безнең ресурсларыбыз бар. Бары тик ихтыяр, дəүлəт тарафыннан мөмкинлекләр ачу кирəк. Ачык университетны булдыру идеясе бар. Татар телендə югары белем бирə торган методик үзəк булырга тиеш. Хыялыбыз - 2-3 елдан соң магистрлык программаларын да ачу. Этномəдəни менеджмент һ.б. юнəлешлəрне ачарга мөмкин. 2050 елга болар оешыр дип уйлыйм. Боларны барлыкка китерсəк, Татарстанның килəчəге булыр иде. Татар милли университеты - жөмһүриятебезне саклый һəм яклый торган урын, аның төп бурычы - югары белемне, татар идеологиясен тарату. Хəзер үк без аны ача алабыз, дəүлəттəн ярдəм генə кирəк", - дип нəтижə ясады Айрат Фəйзрахманов.

      Форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов: Делегатлар түбәтәйләрен салсын!

      Форум урынбасары Рәдиф Кашапов VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында яңа мәдәният темасы буенча берничә фикере белән уртаклашты. “Татар әсәре, татар телендә булуына карамастан, башка милләт кешесенә дә аңлаешлы булырга тиеш. Шул вакытта гына ул популяр була ала. Безнең теләк – нормаль онлайн-китапханә ясау һәм йөз татар җырын, китабын һәм иллешәр фильмын чыгару. Һәрбер кешенең карау мөмкинлеге булырга тиеш”, - ди Рәдиф Кашапов.

      “Мин күптән әйтәм: минем өчен татар шигърияте Габдулла Тукай түгел. Гафу итегез, минем өчен татар шигърияте – Йолдыз Миңнуллина, чөнки ул минем һәм сезнең турыда яза. Ул безнең яшьтәшебез һәм безнең арабызда йөри. Без хәзерге вакытта булган татар шигъриятен укырга тиеш. Безнең әсәрләребездә дә иске, узган вакытлар турында түгел, ә хәзерге заман турында сөйләнергә тиеш. Без узган чорда яшәмибез”, - диде Рәдиф Кашапов.

      Рәдиф Кашапов түбәтәй кигән делегатларга баш киемнәрен салырга кушты. “Сез һаман да әле татармы? Бәлки, хикмәт кәләпүштә түгелдер, бәлки татарлык күңелдә булырга тиештер? Сез татар булып эшләмәгез, сез татар булып калыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга.

      Рәдиф Кашапов "Үзгәреш җиле" фестивален кискен тәнкыйть итте. "Фестиваль татар эстрадасына бернинди яңалык та кертми. Киресенчә, Европа илләренә охшарга тырышып, без татар моңын юкка чыгарабыз. Фестиваль бөтен акчаны җилгә очыра. "Үзгәреш җиле" өч ел уза. Аның өчен бүлеп бирелгән 80 млн акча каядыр китә, алга китеш кенә юк. Артистлар яхшы, зәвыклы джаз-аранжировкага халык җырларын башкара. Джаз мондый стильдә илленче елда яңгыраган инде, кая монда үзгәреш?", - диде ул.

      Фикерләр

      "Татар-информ" Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында фикерләр туплады. Без өч сорау белән мөрәҗәгать иттек:

      - Форумның нинди уңай якларын күрәсез?
      - Форумда нәрсәләрне үзгәртер идегез, нинди тәкъдимнәрегез бар?
      - Форум рәисенә альтернатива булмауны ничек аңлатыр идегез: яшьләр арасында лидерлар бармы?


      Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе: “Тәбриснең сайлануына бик уңай карыйм. Тәбрис шактый тәҗрибә туплады. Ул яшьләрнең чын лидерына әйләнде бу чорда. Төрле тармактагы яшьләрне берләштерде: интеллектуальләрне дә, иҗадиларны да. Төбәкләрдәге, төрле илләрдәге яшьләр аңа ихтирам күрсәтә. Без моны шатланып күреп торабыз. Без 16 ел шушы проектны алып барабыз. Шушы 16 елдагы лидерлар арасында үзен бөтен яктан да күрсәтә алганы Тәбрис дип саныйм. Калганнарга тел-теш тидерәсем килми, башлангыч чорда икенче мохит иде. Бүгенге сәясәттә яшьләрне рифларга бәрелдермичә алып бару үзенә күрә бер сәнгать. Тәбрис моны өйрәнеп алды, булдыра. Һәркемнең җитешсез яклары бар, бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, әмма нигездә барыбызга да аның яшьләр белән тыгыз элемтәдә булуы, ялкау булмыйча, кайда нинди яшьләр чарасы бар, кая чакыралар, шунда барып, әйләнеп кайтып, булуын раслап кына түгел, берләшүне булдыру эшли торган кеше. Аның тәҗрибәсе бик кирәк. Без шуны күздә тотып без үзебезнең тәкъдимне керткен идек, яшьләр бөтенесе бердәм булып хупладылар. Без моңа бик шат.

      Эзли башласаң, башка кандидатларны табып була, актив яшьләр бик күп. Тәкъдимнәр булмаган икән, димәк, барысы да канәгать Тәбристән. Канәгать булмасалар, яшьләр аптырап тормыйлар алар. Кемнедер әйбәтрәк күрә икән, алар торып басып, фикерләрен әйтер иде. Гомумән, барысының да фикерләре туры килде. Шуңа күрә каршы әйтүче, бүтән тәкъдим кертүче булмады.

      1000 кешелек зал бармы? Менә шунда Тәбрискә алмашка сайлап алырга мөмкинлек бар. Ул зал әле арта барачак. Без аны 450 дән башлаган идек. Алар арта барачак. Арткан саен, лидерлар арта барачак.

      Лидерлар бар. Тәбрис тирәсендә үк бар. Без аларны күреп торабыз. Аларның һәрберсе алып барырлык. Ләкин лидер бит бер була. Ул шунысы белән дә безгә кадерле – үз тирәсенә көчле яшьләрне туплый алды.

      Рәис булу җиңел түгел. Ул да яшь гаилә, аларны еш калдырып, гел төбәкләргә йөрүе җиңел түгел. Халыкара оешмалар үтенечләр җибәрә – шундый форумда Тәбрис Яруллин катнашуын телибез диләр. Без җибәрергә тырышабыз.

      Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:  “Форумга кандидатлар турында алдан сөйләшмәдек. Гомумән, кем рәис булырга тиеш, кем рәис буларак нинди кандидатуралар бар, карыйбыз. Ә дөресен генә әйткәндә, күп яшьләр беренче тапкыр килгән һәм әле аңлап та бетерми. Елдан ел алмашыну бара, автомат рәвештә.

      Миңа 22 яшь, минем үземне рәис итеп күрмим. Минемчә, ул егет булырга тиеш. Без яңа буынны әзерлибез. Кем белә, бәлки бер, бәлки ике елдан киләчәк буынны без күрербез”.

      Дилә Гарипова, Татарстан: "Форум турында фикерләрем уңай. Шундый күп делегатлар җыйганнар. Безгә аралашырга мәйдан булдырганнар. Үзгәрешләр кертү, күренекле спикерлар чакыру ошады. Һәр төбәк проектларын сөйли, шул ошады.

      Ә форумның кимчелекле як дип шуны әйтәсем килә. Пленар утырышта рәис сайлаганда ниндидер альтернатива булмады. Тәбрисне чыгардылар һәм аны гына сайлау мөмкинчелеге бар иде. Делегатлар каршы килгән очракта да сорау туа – Тәбрисне сайламасаң, кемне сайларга? Киләчәктә форумны оештыручыларга берникадәр башка өлкәләрдән рәис булырлык кандидатлар чакыртыргадыр? Алар да үз программаларын сөйләсеннәр иде.

      Узган форум белән чагыштырсак, 2016 елда без форум кысаларында проектлар уйладык. Без тарихи уеннар проектын яклап чыктык. Быел ул эшчәнлек булмады, әзер проектлар белән фикер алыштык. Яңа проект булдырмадылар. Кимчелекле як дип шуны әйтер идем: ничектер чит илләр, төбәкләрне, татарстанлыларны аралаштыру җитми кебек тоелды. Күп кешедән шуны ишеттем – без дә Татарстан проектын тыңлар иде, без дә чит илләрнекен тыңлар идек диделәр. Чөнки проектларны тәкъдим иткәндә Татарстаннар аерым, чит илләр аерым булды. Аралашу булса, әйбәт булыр иде.

      Зөлфия Галәвиева, Оренбург: "Форум бик ошады. Оештыру югары дәрәҗәдә. Проектлар тәкъдим итү бик ошады. Татарлыкны ничек сакларга дигән әйберләр бик матур. Җитешсезлеге дип кешегә чыгармауны атар идем. Форум булачагын алданрак белсәк, әзерләнеп килеп идек. Интернетта таратсалар, әйбәт булыр иде. Чит илләрдән килгән кешеләр өчен универсиада авылында татар ризыкларын өйрәтә торган мастер-класслар булсын иде без яшәгән урында.

      Тәбрис кандидатурасын гына күрсәтүне татарның оялчанлыгы белән атар идем. Мәсәлән, мин дә шуның белән шөгыльләнә алыр идем. Әмма мин оялам кеше алдына чыгарга. Ә ул оялмый, аңа җиңелрәк. Яшьләр арасында лидерлар бар, алар проектлар ясаганда күренәләр. Оренбургтан килгән Марсель Рәхмәтуллин үзен әйбәт күрсәтте. Аның потенциал бар дияр идем форум җитәкчесе булырлык".

      Зөһрә Чанышева, Казан: "Мин бик күп яңа фикерләр ишеттем. Татарстанда, Россиядә татарлар ничек яшәгәнен күрдем. Яңа дуслар таптым. Минем өчен форум бик файдалы булды. Мин медицина институтында укыйм, әгәр без уку йортында татар төркемен ясасак, бик яхшы булыр иде дип уйлыйм. Мин ректор белән сөйләшеп, моны оештырып булыр дип уйлыйм.

      Безне монда Татарстан, тегендә чит илләр дип бүлделәр. Бер-беребезнең проектларын күрми калдык. Безгә аны белдерергә кирәк. Татар яшьләре арасында ниндидер конкурс оештырып, проектлар өчен акча бирсәләр, әйбәт булыр иде.

      Тәбриснең генә кандидатурасы булуга килгәндә. Демократия... Хәзер бездә бөтен өлкәдә дә шулай кабул ителгән. Безнең Рәсәйдә шулай кабул ителгән бит инде. Бәлки, лидерлар җитмәүдер. Тәбрис Яруллин бик нык эшләде. Ә башка кешеләрне мин белмим, аларны ишетмәдем дә. Моның турында форум алдыннан уйларга кирәк иде. Кешеләр белергә, чын сайлау булырга тиеш. Ә болай түгел – бер кандидат һәм без аның өчне тавыш бирәбез. Лидерлар җитми, булса да, алар турында мәгълүмат җитми. Форум өчен бик күп кешеләр эшләде, ә без аларны белмибез. Ә ничек без аларны сайларга тиеш?"

      Тимур Харрасов, Германия: “Мин чын татарча сөйләшкән татарлар, милләтебезне саклау юнәлешендә эшли торган фикердәшләр белән очрашуыма шат. Мәсәлән, Мәскәүдә шулкадәр куәтле татар оешмалары барлыгын мин белмәдем дә. Форум актив, яңа форматларны эзли, чәй эчәбез, элеккечә, авыл дип кенә тормыйлар. Шулай эшләсәк, без татар мохитын куәтләштерәбез. Мин форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахмановның чыгышы бик ошады. Без мәгарифтән башка бетәбез. Без бу мәсьәләдә эшләргә тиеш.

      Икенче яктан, мин, мәсәлән, аңламадым – бу резолюция ничек төзелде, аны кем төзеде? Ни өчен безнең тәкъдимнәребез анда кермәде? Тәкъдимнәрне әйтергә мөмкинлек тә булмады. сәхнәдән әйттеләр: “Менә, сезнең тәкъдимнәрегезне туплап, без бер резолюция төзедек”, - диләр. Мин аптырап калдым. Кайда, кемнең, ничек? Миннән беркем сорамады. Аннан соң – бу резолюциянең никадәр көче бар нәрсәдер үзгәртергә? Без аны кабул иттек, каралама итеп кулланабызмы, самолетик итеп очырабызмы? Аны “принято к сведению” итеп кенә алалармы. Аны караучы буламы? Кемдер нәрсәдер эшли, хөкүмәт бик зур көч, булдымы-булды дип кабул итсә, файдасы юк.Телебезне генә түгел, динебезне дә алга тартырга кирәк. Мөмкинлекләр күп, начарлары да җитәрлек. Яман юнәлешкә кереп китүе бик җиңел, шуңа күрә башта дин торса, яхшырак.

      Миңа русча камилрәк беләм татарчага караганда, бу оят. Урамнарга чыгабыз, монда татарча сөйләшәбез, киттек, түбәтәйне ташладык, русчага күчәбез. Әле монда да русча сөйләшәбез. Автобуста бардык, русчага сөйләшәбез, “мороз-мороз” китте. Без Казанда, Татарстанда. Татарлыкның үзәгендә. Татарча белгән кешеләргә дә татарча сөйләшү “стремно”. Безнең республикада уңышлы булыр өчен татарча белү кирәк түгел. Шушыны үзгәрткәнче, мәдәниятне саклау авыр булачак. Форум чаткыны яндырып җибәрде, шунысы бик яхшы.

      Бер генә кандидат булуны, исемлек буенча сайлауны мин мәзәк дип карыйм. Мин бөтен чараларга бардым, миннән берни сораган кеше булмады. Минемчә, фикер җыю булмады. Резолюция тараттылар да, ун минуттан сорыйлар – кем моның белән риза? Анда 1000 кеше утыра. Кем анда басып мин риза түгел дип әйтә? Бөтен кеше: әйе, әйе. 90 проценты ул резолюцияне ачып та карамый.

      Аннары 50 кешедән идарә сайладылар. Тиз-тиз укып чыктылар да, кем риза? “Ох, менә теге, 23 позициядәге кеше кем иде ул?..” Шулай әйтергә тиеш идеме делегатлар? Мин аларның исемнәрен дә белмим. Мин моны формальлек кенә дип уйлыйм. Тәбрис һәм аның командасы тәкъдиме дип уйлыйм. Андый урында кем үзен тәкъдим итә инде? Минем дәгъвам юк, эшләренең нәтиҗәләрен күрәм, әмма бу ничектер ошап бетми.

      Яшь лидерлар бармы, белмим – мин форумның нәрсә икәнен белми идем".

      Таңчулпан Мохтарова, Мәскәү: “Болгарга бару бик ошады. Бик зур территория, автобуста җырлап бардык. Әмма Болгар турында мәгълүмат җитми дип саныйм. Идея искиткеч, оештыру бик яхшы. Форум ярдәмендә без башка планетада – татарлар планетасында булдык. Күңел бәйрәме, халкыбызның үткәннәренә кайту булды бу.

      Экскурсияләрнең күп булуы ошамады. Күп урынга барып аз мәгълүмат җыйганчы, аз җирдә булып, күбрәк мәгълүмат алу яхшырак. Без күп йөрдек, бик аз әйберне генә истә калдырдык. Болгарга гына бару җитә иде. Беренче тапкыр гына Казанга килүчеләргә юлдан соң истә калдыру авыр.

      Лидерлык – ул авыр йөк. Тәбрис ул ышанып үз өстенә алды, чөнки ул тәҗрибәле. Делегатлар еш алышуны сәбәпле, һәрберсенә йөргән кеше аздыр. Мөгаен, ул бердәнбер кешедер. Андый кеше булсын өчен аны әзерләргә кирәк".

       Айдар Шәйхин, Казан: "Татар яшьләре форумы – фикердәшләр белән очрашу, яшьләрнең проблемаларны ничек хәл итүен күрү мөмкинлеге. Без фикердәшләр таптык, бу безнең өчен эшлекле чара.

      Тәбриснең сайлануы – дөрес әйбер. Форум алып барган проектларның уңышлы баруы һәм уңышлы тәмамлануы нәкъ менә Тәбриснең булуы кирәк. Күп проектларының башында ул яки активлаштыручы кеше ул. Аның сайлануы дөрес. Өстәвенә ул лаек икәнен исбатлады. Ул һәм аның командасы яңа сулыш өрделәр. Шундый образ тудырдылар – милли идеалларга туры килгән яшьләр образы.

      Башка кандидатлар булмавы – ә кем? Кемне куярга? Бүген Тәбриснең эшләве дөрес. Башка кандидат булырлык кешеләр Тәбрис командасы һәм аның белән эшләргә риза. Ә башка шәһәрдәге кешеләр алар бит форум рәисе була алмый. Устав буенча була ала, әмма кем риза була Казанга килеп эшләргә? Бәлки, лидерлар булмавы, башка бер лидер астында риза

      Эльвира Миңнебаева, Калининград өлкәсе: "Форумда мин беренче тапкыр. Бик ошады, яшьләр белән таныштык, тәҗрибә уртаклашачакбыз. Барысы да оешкан төстә уза, программа кызыклы. Тәҗрибә уртаклашу – иң ошаганы. Калининградта татар теле юк. Өлкәннәр дә татарча белми. Һәркем үз мәдәниятен белергә тиеш, ә аны тел аша аңларга мөмкин. Чиләбе яшьләре белән сөйләштек, Тәбрис Яруллинның “Мин татарча сөйләшәм” проекты белән таныштык. Бу проектларны Калининградта кертергә уйлыйбыз. Безнең шундый идея бар – студентларны китереп, бездә татарчага өйрәтү. “Печән базары”ндагы продуктларны безгә алып кайтачакбыз. Шулай ук татар биюләренә өйрәтә башлаячакбыз, мин үзем хореограф.

      Тәбрис Яруллин – көчле шәхес. Ул яхшы эшли. Миңа нидидер бәя бирүе авыр, мин беренче тапкыр, мин бу өлкәдә яңа кеше".

      Рөстəм Сүлти, Бөекбритания: "Без татар теле курслары ачтык, татарлар өчен генә дип. Соңыннан ачыкладым - инглиз телле аудиториядә татар телен өйрәтү өчен китаплар юк икән. Рус телен белмәсәң, татар телен өйрәнә алмыйсың булып чыга. Шуңа күрә мин үземнең проектны тәкъдим иттем. Мин һәркемне җәлеп итә торган, татарчага өйрәтә торган китап булдыруны тәкъдим иттем. Методистның тәҗрибәсе булса гына ул яхшы дәреслек яза ала.

      Форумда Әллә нинди проект тәкъдим итүче булмады бугай. Өчпочмак, чәкчәк пешерү – без ул этапны узган булырга тиеш. Хәзер иң әһәмиятлесе – тел. Бераз алга китеш булырга тиеш".

      Акташ Түгбә, Төркия: "Мин Төркиянең Искешәһәр каласыннан килдем. Казанда безнең туганнарыбыз бар. Казан шәһәрен бик ошаттык, матур урыннарында булдык. Әби-бабаларыбызның туган илләрен күреп шатландык. Бездә "дернек" дип аталган берләшмә бар, минем абыем анда вәкил. Әтием һәм әнием татар милләтеннән, алар да шул берләшмәдә эшли. Татар яшьләре форумына алар барырга тәкъдим итте. Мин монда беренче тапкыр катнашам. Төркия татарларының күбесе безнең калабызда һәм Кютахйа шәһәрендә яши, алар сугыш елларында качып китеп, төпләнеп калган. Ерак түгел Османийе авылы бар, ул чып-чын татар авылы. Андагы татарлар телне дә, гореф-гадәтне дә саклап калганнар. Әти-әниләребез татарча белә, әмма безнең сөйләштә төрек теленең йогынтысы зур, шуңа күрә без татар телендә төрек теле белән кушып сөйләшәбез. Татарлар бездә берләшеп яши, Сабантуй, Татар кызы кебек бәйрәм чаралары ел саен уза.

      Тәбрис Яруллинның яшьләр арасында әйбәт лидер булганын беләбез. Аның эшчәнлеге нәтиҗәле булганга рәис итеп нәкъ менә аны сайлаганнар дип уйлыйм.

      Татар яшьләре форумына киләчәктә дә килербез дип ышанам, Алла боерса".

      Форум мизгелләре - фотоларда:












      Комментарийлар (0)
      Калган символлар:
      news_right_column_1_240_400
      news_right_column_2_240_400
      news_right_column_3_240_400
      news_bot_970_100