"Бөтен кешеләр кеше төсле, ә мин суперйолдыз". Җырчы Лилия Хәйруллина 181 мең сумлык отельдә ял итә?
Лилия бу көннәрдә Төркиядә ялда.
Ял итү өчен җырчы иң кыйммәтле отельләрнең берсен - Rixos биш йолдызлы кунакханәсен сайлаган. Биредә бер атна ял итү ике кешегә 181 мең сумга төшә, моны турларны онлайн сатып алу сайтларындагы мәгълүмат раслый.
Лилия инстаграмында әлеге отельне билгеләп, фотолар урнаштыра. Әгәр отельнең интернеттагы фотоларын карасагыз һәм Лилиянең фото-видеоларындагы тирә-як белән чагыштырсагыз, аның нәкъ менә Rixos Premium Belek отеле икәнен аңларсыз.
Постларының берсендә Лилия: "Барлык кешеләр дә кеше төсле, ә мин - суперйолдыз", - дип язган. Һәм көлкеле видео урнаштырган: җырчы кабартылган уенчыкка утырмакчы була һәм суга каплана.
Башка җырчыларның җәйге ялы һәм отельләренең бәясе турында да укыгыз.